«Тәтеш балкышы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре тарафыннан уздырылган «Изге эш – Ватанга хезмәт итү» төркемле дәресе Бөтенроссия хәрби хезмәткә чакырылучылар көненә багышланган иде.
Ютазы районында махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен җылы әйберләр җыю буенча акция узды. Чара авыр вакытларда бердәмлек һәм үзара ярдәмләшүнең ачык мисалы булды.
2022 елда Сергей Черняев, үзенең яшенә карамастан, үз теләге белән махсус хәрби операциягә китә. Хезмәттәшләре 60 яшьлек Түбән Кама ир-егетенә «Старый» («Карт») позывное биргәннәр.
Бүген Минзәләнең өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында «Солдатка ярдәм ит» акциясе узды. Интернат-йортта яшәүчеләр һәм педагогика көллияте студентлары МХО сугышчылары өчен «коры» душ ясарга өйрәнделәр.
Минзәлә районындагы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә белән эшләү буенча белгече көндезге тору төркеме яшьләре өчен «Солдатка хат» темасына мастер-класс үткәрде.
Илнур А. тумышы белән Түбән Кама районының Кама Аланы бистәсеннән, аңа нибары 22 яшь. Ул үзенең күпбалалы гаиләсендә иң өлкән бала. Аның әнисе тагын өч улын һәм бер кызын ялгызы тәрбияли. Бер ел элек егет өйләнгән һәм Яр Чаллыга күченгән.
Шушы көннәрдә Әгерҗе районының «Наз» балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында читек тегү техникасы һәм аяк киеме ясау нигезләре буенча мастер-класслар узды. Дәресләрдә приютта тәрбияләнүчеләр – «Аяк киеме ремонтлау һәм тегү буенча балалар остаханәсе» проектында катнашучылар катнашты. Проект «АК БАРС СОЗИДАНИЕ» Хәйрия фонды тарафыннан Президент грантлары фонды акчаларын файдаланып гамәлгә ашырыла.
Чистайның «Юлдаш» өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында махсус хәрби операция сугышчыларына гуманитар ярдәм күрсәтү традицион чарага әверелде. Учреждение «Чистай – фронтка» волонтерлык хәрәкәте белән актив хезмәттәшлек итә.
Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Адель Мөбәрәкшин 5 ноябрьдә Самарада старт алган «Ватанны саклаучылар» дәүләт фонды филиаллары җитәкчеләренең бөтенроссия семинар-киңәшмәсендә катнаша.
Шушы көннәрдә «Чистай фронты» волонтерларына, солдатларга озату өчен, хуш исле үлән чәйләре тапшырылды.