ЯҢАЛЫКЛАР


22
октябрь, 2024 ел
сишәмбе

Махсус хәрби операция башланганнан бирле «Тәтеш балкышы» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге сугышчыларга ярдәм итү акцияләрендә катнаша. Социаль хезмәтләр алучылар да читтә калмый. Алар белән алып барыла торган эш үз кулларың белән кирәкле һәм мөһим нәрсәләр эшләүгә, файдалы булуга юнәлдерелгән. Шулай ук бу патриотик тәрбия ысулы да.

Түбәнкамалы Айнур таксист булып эшләгән. Махсус хәрби операциягә ул 2022 елның октябрендә китә. Бүген ул өлкән лейтенант званиесен йөртә.


21
октябрь, 2024 ел
дүшәмбе

Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында Әтиләр көненә багышланган чараны «Хатирәләр минуты» дип атадылар. Сүзне әтисе турында хикәя әзерләгән 91 яшьлек тыл хезмәтчәне Лариса Отставновага бирделәр. Ул бүгенге көнгә кадәр аның хатларын һәм фотосурәтләрен, хезмәттәшләреннән аның турында хатирәләрен кадерләп саклый.


18
октябрь, 2024 ел
җомга

Түбән Камадан булган ир-ат махсус хәрби операциядә «Титчер» позывное астында, Запорожье фронтында хезмәт итә. Анда ул үзен 2023 елның җәендә дошманның контрһөҗүмен тоткарлаучы кыю оператор буларак күрсәткән. Көз көне, үзенең дустын һәм иптәшен якларга тырышкан вакытта, фаҗигале вакыйга була – ул минага эләгә. Хәзерге вакытта «Титчер» дәвалану уза һәм яраланганнан соң тернәкләнә.


16
октябрь, 2024 ел
чәршәмбе

Ютазы районының «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләре белән уңышлы хезмәттәшлек итәләр. Бүген алар Кәркәле авылында яшәүче Атлас Гаязов янына бардылар, ул бүгенге көндә ялда.


15
октябрь, 2024 ел
сишәмбе

Түбән Камадан Руслан М. МХОга 2022 елның октябрендә киткән. Ул кече сержант званиесендә башлый. Инде ярты елдан соң аңа сержант исеме бирәләр. Хәрби бурычын үтәгәндә күрсәткән батырлыгы һәм фидакарьлеге, хәрби әзерлектә яхшы күрсәткечләре һәм хәрби хезмәтне башкарганда аерым казанышлары өчен Руслан Россия Федерациясе Оборона министрлыгының ведомство билгеләре белән бүләкләнгән.

Түбәнкамалы Станислав К. махсус хәрби операция башланганда ук алгы сызыкка китәргә теләгән. Ләкин аны күпбалалы булу сәбәпле алмаганнар. Быелның июнендә ир-ат шулай да контрактка кул куйган һәм хәрби хәрәкәтләр зонасына киткән.


14
октябрь, 2024 ел
дүшәмбе

Армиядә хезмәт иткәнче үк Татарстанның Ютазы районыннан Рияз Г. танкист булырга хыяллана, Бөек Ватан сугышы тарихын өйрәнү белән мавыга. МХО беренче көннәреннән үк ул Ватан мәнфәгатьләрен яклый.

Багдагөл Галимуллина – махсус хәрби операциядә катнашучының әнисе. Хатын-кыз Балтач районының «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә өйдә социаль хезмәт күрсәтүдә тора. Аның белән 3 группа инвалид улы Руслан да яши.


11
октябрь, 2024 ел
җомга

2024 ел Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин тарафыннан Гаилә елы дип игълан ителде. 23 гыйнварда тантаналы рәвештә «Россия йөрәге» гаилә учагына ут кабыздылар. Бүген гаилә учагы Татарстан Республикасы районнары буйлап сәяхәт итә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International