ЯҢАЛЫКЛАР


23
сентябрь, 2024 ел
дүшәмбе

Шушы көннәрдә Казанның «Кояшлы» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге волонтерлар әзерләү белән шөгыльләнүче һәм МХО зонасына гуманитар ярдәм китерүне оештыручы «Дулкын-16» иҗтимагый оешмасының вәкилен кабул итте.

Россиянең төрле почмакларыннан чын ир-атлар махсус хәрби операциядә катнаша һәм үз туганнарының һәм Ватанының тынычлыгын саклый. Аларның берсе – Илья Ш.


19
сентябрь, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Спас районындагы өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортта социаль хезмәтләр алучы сигез кеше МХО сугышчылары өчен саклагыч әйберләр әзерләүче шәһәр ветераннар оешмасы активистларына кушылды.

Патриотик аң дәрәҗәсен күтәрү, социаль хезмәтләрдән файдаланучы балигъ булмаганнарның иҗади сәләтләрен үстерү, туган як турындагы белемнәрне системалаштыру максатларында Министрлык «Минем Ватаным – Татарстан» дигән балалар рәсемнәре конкурсы үткәрә.

Мамадыш районының «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре азык-төлек пакетларын, көнкүреш химиясе җыелмаларын формалаштыру һәм тарату эшен дәвам итәләр.


18
сентябрь, 2024 ел
чәршәмбе

Минзәләнең халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә социаль хезмәткәрләр махсус хәрби операциядә катнашучыларга даими рәвештә ирекле ярдәм күрсәтәләр. Волонтерлык эшчәнлеге кысаларында хатын-кызлар өйдә токмач кисәләр, сугышчыларга маскировка ятьмәләре үрәләр.

Яр Чаллының «Кояшкай» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә хезмәткәрләр «VaшаZащита» волонтерлык хәрәкәте белән берлектә махсус хәрби операция ихтыяҗлары өчен маскировка челтәрләре үрәләр.


13
сентябрь, 2024 ел
җомга

Чистайның «Юлдаш» өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты карамагындагылар махсус хәрби операция өчен маскировка челтәрләрен үрергә керештеләр.


11
сентябрь, 2024 ел
чәршәмбе

«Үзебезнекеләрне ташламыйбыз!» Бөтенроссия акциясе кысаларында Мамадыш районының «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре, «көмеш» волонтерлар белән берлектә, кулларыннан килгәнчә волонтерлык эшчәнлеге белән шөгыльләнергә тырышалар.

Данис С. профессиональ хәрби гаиләсендә туа. Аларның тормышында еш кына күченүләр була, һәм ахыр чиктә гаилә Түбән Камада урнаша. Биредә Данис мәктәпне һәм һөнәри училищены тәмамлый, анда балта остасы белгечлеге ала.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International