Россия Федерациясе дәүләт флагы көне уңаеннан Югары Ослан районының «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре «Дәүләтем флагы» дигән велоузыш үткәрделәр. Чара мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә 3 нче социаль участокта оештырылды.
Казанда бүген махсус вакансияләр ярминкәсе узды – МХОда катнашучылар һәм аларның гаилә әгъзалары үзләренә эш таба алды. Татарстан предприятиеләре аларга 25 меңгә якын эш урыны тәкъдим итә. Бер кандидатны берьюлы алты оешма кабул итәргә әзер. Ветераннар үзләре нинди эш эзлиләр – «Татар-информ» материалында.
21 августта «Мәрхәмәтлек үзәге» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге Арча муниципаль районының террорчылыкка каршы комиссиясе ярдәмендә «Мин Россия флагы астында яшәвем белән горурланам» дигән уен оештырды.
2023 елның апрелендә Илдар Г. Түбән Камада яшәүче башка кешеләр белән бергә махсус хәрби операциягә мобилизацияләнә. Хәзер ул удар разведка штурм ротасында разведчик булып хезмәт итә. Илдар – ефрейтор, хәрби батырлык өчен 2 дәрәҗә медальгә лаек. Бу бүләк хәрби өлкәдә казанышлар, хәрби хәрәкәтләр барышында күрсәткән батырлыклары өчен бирелә.
Һәркем бер-берсенә һәрьяклап ярдәм итә торган гаиләләр тарихы Россиядә Гаилә елында аеруча кыйммәтле.
Спас өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты тәрбиячесе Ирина Телицына активистлар командасы белән Болгардагы Яшь парлар скверында булдылар. Чараны Россиянең дәүләт флагы көненә багышладылар.
Чирмешән районының «Игелекле йөрәк» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә «Солдатка хат» дигән патриотик акция узды.
Бөгелмәнең «Яңарыш» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге хезмәткәрләре хәйрия акциясендә катнаштылар һәм Курск халкы өчен кирәкле әйберләр җыйдылар.
Ютазы районында махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен гуманитар ярдәм җыю буенча чираттагы «Үзебезнекеләрне ташламыйбыз» акциясе игълан ителде. Хәрби хезмәткәрләргә гуманитар ярдәм белән ике автомобиль җибәрделәр.
12 августта Алексеевск районының «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында тәрбияче Наилә Дәүләтшина «Россия күген батыр кешеләр яклый» дигән патриотик чара үткәрде.