Яңа Чишмә өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йорты хезмәткәрләре, аларның балалары һәм интернат-йортта яшәүчеләр ярдәм акциясендә катнаштылар. Алар барысы бергә төрле файдалы үләннәр киптерделәр һәм аларны чәй пакетларына тутырдылар. Үлән чәйләрен махсус хәрби операция уздыру зонасына җибәрәчәкләр.
Яр Чаллының «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору бүлегендә социаль хезмәт алучылар һәм аларның ата-аналары «Герат кыр почтасы» эзләү отрядлары берләшмәсенең «Солдат йолдызы» хәрби-тарихи музеенда булдылар.
Махсус хәрби операциягә Түбән Кама шәһәреннән шактый ирләр киткән. Алар арасында А. Бурнин да бар. Бер елдан артык элек ул МХОга үз теләге белән китә.
Чирмешән районындагы «Игелекле йөрәк» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль хезмәткәрләре махсус хәрби операция зонасында булган хәрбиләр өчен блиндаж шәмнәре ясыйлар. Мондый шәмнәр солдатларга аяк киемен киптерергә, су, ризык җылытырга һәм хәтта кечкенә землянканы җылытырга булыша.
«Үзебезнекеләр турында кайгырту» платформасында махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына күрсәтелә торган федераль һәм төбәк дәрәҗәсендәге ярдәм чаралары турында барлык кирәкле мәгълүмат бар.
Сарман районының «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль-тернәкләндерү бүлегендә махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаилә әгъзаларын тернәкләндерү эше дәвам итә.
Буа өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортының хезмәт буенча инструкторы Лилия Корбанова социаль хезмәт алучылар белән «Солдатка хатлар» акциясендә катнаштылар.
Чистайның «Юлдаш» өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йорты коллективы махсус хәрби операция зонасында Ватан алдында үз бурычларын үтәүче хәрбиләргә чираттагы тапкыр ярдәм күрсәтте.
25 июльдә Чүпрәле районының «Җылы йорт» балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында тәрбияләнүчеләр Казандагы «Россия – минем тарихым» тарихи паркында булдылар. Балалар гадәти булмаган «Киләчәк Россиясе» мультимедиа күргәзмәсендә булдылар.
Әлмәттә хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булган диңгезчеләр истәлегенә Бөек Ватан сугышы истәлегенә мемориалга чәчәкләр салу тантанасы булды. Хәрби-диңгез флоты геройларын бер минут тынлык белән искә алдылар.