Бөгелмә районындагы «Ялкын» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютындагы балалар янына махсус хәрби операциядә катнашучы А. Котельников килеп китте.
24 июньдә Лениногорск районының «Исток–Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсендә балигъ булмаган социаль хезмәт алучыларның махсус хәрби операциядә катнашучы белән очрашуы узды. Чара балаларда ватанпәрвәрлек, туган илгә һәм аның тарихына хөрмәт хисе формалаштыру максатыннан үткәрелде.
Шушы көннәрдә Алексеевск районындагы «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында «Солдатка хат» акциясе узды. Аның максаты – үсеп килүче буында үз иле өчен горурлык тәрбияләү һәм батырлык, бурыч һәм намус турында күзаллау формалаштыру.
Яр Чаллыда «Кояшкай» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге «Хәтер бакчасы» акциясенә кушылды.
Теләче районы «Чишмә» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе социаль педагогы Фәния Гайнетдинова Алан авыл җирлегенең мәктәп яны лагеры базасында дәрес үткәрде. Чара яшүсмерләрнең патриотик аңын һәм актив гражданлык позициясен формалаштыруга һәм үстерүгә юнәлдерелгән «Яшь патриот» программасы кысаларында оештырылды.
Хәтер һәм кайгы көненә Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында чаралар узды. Тәрбияче Ксения Хваткова үткәргән мәгълүмать сәгатьтән башладылар.
Хәтер һәм кайгы көне алдыннан Минзәлә халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгече Ольга Бывальцева 1 нче социаль участокта тарихи хәтер сәгате үткәрде. Чара балигъ булмаганнарга патриотик тәрбия бирү буенча «Заманның тере бәйләнеше» эш программасын тормышка ашыру кысаларында оештырылды.
Ютазы районыннан махсус хәрби операциядә 130дан артык кеше катнаша. Районда берничә волонтер отряды оештырылган. Алар уртак максат белән берләштеләр. Мәктәп укучыларыннан алып өлкән яшьтәге кешеләргә кадәр волонтерлар саны арта бара. Алар кулдан килгәнчә ярдәм күрсәтәләр. Волонтерларның хезмәте һәм ярдәме – гомуми эшкә бәяләп бетергесез өлеш.
Минзәлә халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә белән эшләү буенча белгече «Бәйрәм белән, кадерле солдат!» акциясе уздырды. Балалар әти-әниләре белән бергә ярдәм сүзләре, котлаулар һәм рәсемнәр белән хатлар яздылар.
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы һәм Министрлыкның Республика ресурс үзәге тарафыннан оештырылган «Минем туган Татарстаным» видеороликлар конкурсына йомгак ясалды. Конкурста балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютта тәрбияләнүчеләр, халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәкләренең социаль хезмәтләрен алучы балигъ булмаганнар катнашты.