«Тәтеш балкышы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге һәм «Форпост» яшьләр формированиеләре үзәге белгечләре Георгий тасмасыннан брошь ясау буенча мастер-класс оештырдылар. Чарада мөмкинлекләре чикле балаларны тәрбияләүче гаиләләр катнашты.
Җиңү көне алдыннан Чистайның «Юлдаш» өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәүче ветераннарга Татарстан Республикасы рәисеннән һәм район башлыгыннан открыткалар һәм бүләк азык-төлек җыелмалары тапшырылды.
Теләче районының «Чишмә» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль педагогы Ләйсән Хөсәенова «Яшь патриот» программасы кысаларында балигъ булмаган социаль хезмәтләр алучылар белән чираттагы дәрес үткәрде. Чараның темасы – «Георгий тасмасы – Россиянең хәрби даны символы».
Түбән Кама районының «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә социаль хезмәт күрсәтүдә торучы тугыз балигъ булмаган бала «Җиңү тәрәзәләре» акциясендә катнашты.
Җиңү көне алдыннан Яр Чаллы шәһәренең «Асылташ» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр сугыш ветераннарын өйләренә барып хөрмәтләделәр.
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 79 еллыгы алдыннан һәм Россиядә Гаилә елы кысаларында Түбән Кама районының «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге хезмәткәрләре, «Форпост» балалар-яшүсмерләр хәрби-патриотик хәрәкәте белән берлектә, тыл хезмәтчәннәре Николай һәм Мария Князевларны котладылар.
Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты хезмәткәрләре һәм социаль хезмәт алучылары да «Җиңү тәрәзәләре» Бөтенроссия акциясенә кушылды. Алар бергәләп учреждение тәрәзәләрен Бөек Ватан сугышы геройларына рәхмәт һәм хөрмәт белдерүче истәлекле язулар белән бизәделәр.
7 майда министр Эльмира Зарипова эш визиты белән Алабугада булды, анда Татарстан Республикасы хезмәт базарына багышланган киңәшмә узды. Чарада Алабуга, Мамадыш һәм Менделеевск районнарының эре предприятиеләренең кадрлар хезмәтләре вәкилләре катнашты.
Иң мөһим бәйрәмнәрнең берсе – Бөек Ватан сугышында Җиңү көне якынлаша. Бу көн алдыннан Арчаның өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында буыннарны Бөек Ватан сугышы турындагы истәлек тирәсендә берләштерүче чара уздырырга булдылар.
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 79 еллыгын бәйрәм итү алдыннан бөтен ил буенча бөтенроссия патриотик акцияләре уза.