Апрель аенда ел саен үткәрелә торган «Георгий тасмасы» Бөтенроссия акциясе старт алды. Аңа Министрлыкка караган халыкка социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләре дә кушылды.
Әлмәт районында «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль хезмәтләр алучылары арасында үзләренең якты энергетикаларын башкалар белән уртаклашырга тырышучы талантлы һәм актив кешеләр шактый. Алар арасында Хрдилет Кучеева – өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә социаль хезмәтләр алучы.
Җиңү көне алдыннан Татарстанның Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы республикада яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераннары турында сөйли.
Россиядә Гаилә елы кысаларында Казан шәһәренең халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә «Гаилә мирасы – буыннар бәйләнеше» дигән социаль практика гамәлгә ашырыла. Практика – яшүсмерләр арасында хокук бозуларны һәм девиант тәртипне профилактикалауга, балалар–ата-аналар мөнәсәбәтләре бозылган гаиләләр белән профилактик эшкә юнәлдерелгән шәхси һәм төркем гаилә шөгыльләре циклы.
Балтач районы ветераннары Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов исеменнән азык-төлек җыелмалары алдылар. Район администрациясе башлыгы Рамил Нотфуллин волонтерлар белән бергә өйдә ветераннарны котладылар.
Лениногорск районының «Исток–Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге «Хезмәт фронты» акциясенә кушылды. Гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсенең социаль эш буенча белгече Рушания Сольвар махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен хатлар язу һәм открыткалар ясау буенча мастер-класс үткәрде.
Җиңү көне алдыннан Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәүчеләр Хәрби дан музеенда булдылар. Музей хезмәткәре Екатерина Данилова кунаклар өчен мавыктыргыч экскурсия үткәрде.
Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында «Кызыл кәнәфер чәчәге – бәйрәм символы» дигән мастер-класс үткәрелде. Хезмәт буенча инструктор Наталья Котова җитәкчелегендә социаль хезмәтләр алучылар кәгазьдән кызыл кәнәфер чәчәге ясадылар.
1 май көнне Алексеевск районындагы «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбиячеләр Елена Зверева һәм Марина Анисимова «Хезмәт фронты» акциясен үткәрделәр. Балалар открыткалар ясадылар һәм махсус хәрби операциядә катнашучыларга рәхмәт сүзләре белән хатлар яздылар.
Җиңү көне алдыннан «Аталар берлеге» Бөтенроссия иҗтимагый оешмасы «Аталарыбыз җырлары» акциясен башлап җибәрә. Аңа теләгән һәркем кушыла ала.