Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында Ватанны саклаучылар көненә багышланган бәйрәм концерты узды. «Чишмә» Халыклар дуслыгы йортының артистлары һәм иҗади коллективлары көндезге тору бүлеге карамагындагыларның һәм Актив озын гомерлелек мәктәбендә катнашучыларның кәефен күтәрергә килделәр.
Питрәч районының «Шатлык» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында «Аҗаган» спорт-патриотик уены узды. Анда әти-әниләре белән бергә приют тәрбияләнүчеләре һәм Казан ветеринария академиясе студентлары катнашты.
Әлмәт районында «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өй бүлеге хезмәткәрләре мобилизацияләнгәннәрнең гаилә әгъзаларына ярдәм күрсәтәләр. Ватанны саклаучылар көне алдыннан социаль хезмәткәрләр уллары махсус хәрби операция зонасында булган социаль хезмәтләр алучыларны котладылар, бүләкләр тапшырдылар.
Бөгелмәнең «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Туган ил сулышын саклыйбыз» грант проектын тормышка ашыру кысаларында балаларны Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның гореф-гадәтләре, йолалары һәм бәйрәмнәре белән таныштыру чаралары дәвам итә.
Махсус хәрби операция башланганнан бирле Югары Ослан районы безнең ир-егетләргә ярдәм итүдә актив катнаша. Социаль яклау бүлеге һәм «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре, шулай ук аларның балалары маскировка челтәрләре үрүгә кушылды.
Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәүчеләр «Үзебезнекеләрне ташламыйбыз» Бөтенроссия волонтерлык акциясенә кушылды. Шеланга авылында яшәүче Елена Дергунова хәрби-кыр шартлары өчен яндыргыч ясау буенча мастер-класс оештырды. Ул солдатларга гуманитар ярдәм җыю белән актив шөгыльләнә.
Менделеевск районындагы «Кама таңнары» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләргә кунакка Әфган хәрби хәрәкәтләрендә катнашучы Рамил Дәүләтшин килде. Сугыш хәрәкәтләре ветераны шулай ук «Виват шурави» музыкаль коллективы җитәкчесе һәм сугыш турында җырлар авторы-башкаручысы булып тора.
Казанда «Апрель» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Ватанны саклаучылар көненә багышланган мастер-класс узды. Хезмәт буенча инструктор Фирая Низаметдинова кызыклы дәрес үткәрде.
15 февральдә Алабуга районының «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 35 ел тулуга багышланган батырлык дәресе узды.
3 нче социаль участокта Югары Ослан районының «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре, авыл клубы һәм Печище авылының китапханәсе мөдирләре «Әфган сугышы – тере хәтер» дигән чара уздырдылар.