13 февральдә Зәй районының «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә хәрби-патриотик чара узды. Урта гомуми белем бирү мәктәпләре укучылары өчен ватанпәрвәрлек, үз илең һәм халкың өчен горурлык хисе тәрбияләүгә, яшүсмерләрдә актив гражданлык позициясе формалаштыруга юнәлдерелгән очрашу оештырылды.
Биектау районының «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль педагоглары балигъ булмаган социаль хезмәт алучылар белән бергә «Әфганстан – тере хәтер» чарасында катнаштылар. Ул патриотик юнәлешле иде.
Яңа Чишмә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итү акциясендә катнашты. Хезмәткәрләр һәм социаль хезмәт алучылар икенчел чималдан шәмнәр ясадылар.
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы коллективы Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләрендә яшәүчеләргә ярдәм җыю оештырды.
Үсеп килүче буынны патриотик тәрбияләү максатыннан «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгече Ләйсән Вәлиулова, Хезмәт һәм сугышчан дан музее хезмәткәре Тамара Нигъмәтуллина белән берлектә, Буа шәһәренең лицей-интернаты укучылары өчен чара оештырдылар.
Махсус хәрби операциядә катнашучыларның кыр шартларында душ керү мөмкинлеге юк. Нәкъ менә шуңа күрә Минзәлә районында «Умырзая» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге хезмәткәрләре һәм тәрбияләнүчеләре волонтерлар белән бергә коры душ әзерләүне башлап җибәрделәр.
Бүген С. Сәет-Галиев исемендәге мәдәният сараенда Ленинградны фашист блокадасыннан тулысынча азат итүенең 80 еллыгына багышланган «Буйсынмаганнар. Тугыз йөз көн батырлык» театральләштерелгән тамашасы узды.
Тәтеш өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль хезмәтләр алучылар белән даими рәвештә хезмәт терапиясе буенча дәресләр үткәрелә, ул өлкәннәрне комплекслы тернәкләндерү процессының аерылгысыз өлеше булып тора.
Патриотик тәрбия кысаларында Түбән Кама районының «Балкыш» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр «Нефтехимик» эзләү отрядының Сугышчан дан музеенда булдылар.
Чистайның «Юлдаш» өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәүчеләр махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәмгә үз өлешләрен кертә. Хезмәт буенча инструктор Ирина Баранова һәм тәрбияче Людмила Җамалетдинова җитәкчелегендә алар окоп шәмнәре өчен әзерлекләр ясыйлар – консерваланган продуктлардан калган банкаларны эшкәртәләр.