31 гыйнварда Теләче районының «Чишмә» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре Ләйсән Хөсәенова һәм Фәния Гайнетдинова социаль хезмәтләр алучылар белән көндезге тору төркемендә дәрес үткәрделәр. Дәреснең максатлары: туган як табигатенә, әйләнә-тирә дөньяга кызыксыну уяту, сәламәт яшәү рәвешенә мотивация үстерү.
Зәй районының «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә урта гомуми белем бирү мәктәпләре укучылары өчен «Син нык тордың, бөек Ленинград!» дигән хәрби-патриотик чара уздырдылар.
27 гыйнварда ил Ленинградны фашист блокадасыннан азат итүнең 80 еллыгын билгеләп үтә. Бүген Санкт-Петербургта мемориаль чаралар, күргәзмәләр һәм концертлар, «Хәтер шәме», «Блокадалы ут» истәлекле акцияләре, урам тамашалары һ. б. уза.
Менделеевск районының «Кама таңнары» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында һәр көнне махсус хәрби операция ихтыяҗлары өчен гуманитар ярдәм әзерлиләр.
22 гыйнварда Алабуга районының «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә иҗади дәрес уздырылды. Чара Һава һөҗүменә каршы оборона авиациясе гаскәрләре көненә багышланган иде.
Татарстанда Фәнни-технологик үсеш елы кысаларында Арча районының «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияче Инна Нурмиева «Ачышлар дөньясы» дигән танып белү чарасы үткәрде.
Минзәлә районының «Тургай» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында «МХО геройлары балалар күзләре белән» дигән темага рәсем конкурсы узды. Аны социаль педагоглар үткәрде.
Алексеевск районындагы «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияче Марина Сәгыйдуллина «Сугыш хатын-кыз йөзле түгел…» проекты кысаларында «Ватан геройлары» уен-викторинасын үткәрде.
«Музей һәм балалар» атналыгы кысаларында «Чишмә» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль хезмәтләр алучылары арасыннан балигъ булмаганнар башкаланың истәлекле урыннарында гына түгел, Теләче туган якны өйрәнү музеенда да булдылар.
Республика сукырларны һәм начар күрүчеләрне социаль тернәкләндерү үзәге хезмәткәрләре һәм социаль хезмәт алучылар кулларыннан килгәнчә махсус хәрби операция сугышчыларына ярдәм итәргә булдылар.