Түбән Кама районының «Балкыш» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр «Робинзон» республика слетына әзерләнәләр. Команда көн саен «Россия армиясенә, авиациясенә һәм флотына ярдәм итү ирекле җәмгыяте» автомобиль мәктәбе базасында шөгыльләнә.
Яшел Үзән шәһәренең «Ышаныч» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Россия флагы» темасына дәрес уздырдылар.
Минзәләнең өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Россия Федерациясе дәүләт флагы көненә багышланган тематик әңгәмә узды.
12 августта, Россия Хәрби-һава көчләре көнендә, Алексеевск районындагы «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында бәйрәм чарасы уздырылды.
10 августта «Тәтеш балкышы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә балигъ булмаган социаль хезмәт алучыларның кыска вакытлы ялга кайткан махсус хәрби операциядә катнашучы белән очрашуы оештырылды.
Бөгелмә шәһәренең «Ялкын» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр Советлар Союзы Герое Николай Сентюков һәйкәле янындагы территорияне җыештыру буенча традицион акция үткәрделәр. Чарада волонтерлар отрядыннан сигез кеше катнашты.
Рухи-әхлакый һәм патриотик тәрбия буенча дәресләр кысаларында 2 августта Алексеевск районының «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында «Десантчылар» спорт уен-конкурсы уздырылды.
Менделеевск муниципаль районындагы «Кама таңнары» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында «Җиңү вакыты» АКБОның «Сәламәт бул» кислород фитобары» проектын тормышка ашыру дәвам итә.
30 июльдә Менделеевск муниципаль районының «Кама таңнары» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында «Хәрби-диңгез флоты көне» дигән кызыклы хәбәрләр сәгате узды.
27 июльдә Донбасстагы сугышта һәлак булган балаларны искә алу көне кысаларында Алабуга районының «Астра» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Зарница» хәрби-патриотик уены уздырылды. Чара «РОССА» махсус билгеләнештәге гаскәрләр ветераннары иҗтимагый оешмасы белән берлектә оештырылды.