ЯҢАЛЫКЛАР


21
июль, 2023 ел
җомга

«Инвалидларны социаль-тирәлек реабилитациясе һәм социаль-көнкүреш адаптациясе» программасын тормышка ашыру кысаларында Зәй районы «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору бүлегенең социаль хезмәтләр алучылар кеше тормышының һәм эшчәнлегенең төрле өлкәләре турында белем алалар, аларга көнкүрештә һәм социаль мохиттә уңышлы җайлашырга мөмкинлек бирә торган практик күнекмәләр алалар. Теоретик дәресләрдән тыш, алынган белемнәрне практикада эшләп чыгу каралган.


17
июль, 2023 ел
дүшәмбе

Бөгелмә районы «Ялкын» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләрнең махсус хәрби операциядә катнашучы белән очрашуы «Хәтер» хәрби дан музеенда узды. Кунак герой-сугышчылар, үз хезмәтләре һәм көрәшчеләребезнең спорт белән шөгыльләнеп ял итүләре турында сөйләде.


5
июль, 2023 ел
чәршәмбе

1 июльдә Россиядә истәлекле дата – Сугыш хәрәкәтләре ветераннары көне билгеләп үтелә. Бөтен ил буенча ветераннарны искә алалар, һәйкәлләргә чәчәкләр салалар, патриотик чаралар оештырыла.


3
июль, 2023 ел
дүшәмбе

Спас өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортының социаль хезмәтләр алучылары Спас районы ветераннарының (пенсионерларының) җирле иҗтимагый оешмасы оештырган «Без бергә» маскировка челтәрләре ясау буенча үзара ярдәм акциясенә кушылды.


30
июнь, 2023 ел
җомга

Алабуганың «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр өчен Яшьләр көне кысаларында инклюзив чара оештырылды. «Иллюзион» кинотеатры базасында «Super поколение» җәйге лагере балалары белән берлектә чара уздырылды.


29
июнь, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Нурлат муниципаль районының «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә махсус хәрби операциядә катнашучылар белән очрашулар үткәрү яхшы традициягә әверелде. «Бүген гражданлык һәм кеше бурычын үтәп, безне яклаучы егетләребезгә булышу бик мөһим», – диләр учреждениедә.


28
июнь, 2023 ел
чәршәмбе

Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты карамагындагылар өчен Казанның Җиңү паркына традицион сәфәр оештырылды. Учреждениедә эшләнгән социаль туризм программасы кысаларында еш кына районның һәм республиканың тарихи урыннарына баралар. Җиңү паркына бару – яраткан экскурсияләр арасында.


27
июнь, 2023 ел
сишәмбе

Питрәч районының «Шатлык» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында «Ватанны саклаучылар» фондының социаль координаторы Физалия Никитина җитәкчелегендә махсус хәрби операциядә катнашучылар белән очрашу узды.


23
июнь, 2023 ел
җомга

22 июнь – Хәтер һәм кайгы көне. Бу көнне Россия халыклары 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы корбаннары булган ватандашларын искә ала. Бөтен ил территориясендә дәүләт флаглары төшерелә, ә мәдәният учреждениеләрендә, телевидениедә һәм радиода көн дәвамында күңел ачу чаралары һәм тапшырулар туктатыла. Хәтер һәм кайгы көненең төп тематик проектларының берсе – «Хәтер шәме» бөтенроссия акциясе.

Алабуганың өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында А.С. Пушкин исемендәге үзәк китапханә хезмәткәрләре үткәргән «Сугышның беренче көне» хәтер сәгате узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International