22 июньдә Алексеевск районы «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында Хәтер һәм кайгы көненә багышланган хәтер сәгате уздырылды. Чара балаларны патриотик тәрбияләүгә юнәлдерелгән.
22 июньдә Менделеевск районының «Өмет яры» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре һәм социаль хезмәтләр алучылар «Сугышның утлы картиналары» акциясендә катнаштылар.
20 июньдә Бөгелмәнең «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Хәтер һәм кайгы көненә багышланган батырлык дәресе узды. Балалар сугышның коточкыч еллары турында иллюстрацияләр һәм видеофильм карадылар, педагогның сөйләгәнен кызыксынып тыңладылар, сугыш кырыннан әйләнеп кайтмаган туганнарын искә төшерделәр.
21 июньдә «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәге базасында «Хәтер шәме» онлайн-акциясендә катнаштылар. Ул Хәтер һәм кайгы көненә багышланган.
22 июньдә Россия Федерациясендә истәлекле дата – Хәтер һәм кайгы көне – Бөек Ватан сугышы башланган көн билгеләп үтелә.
Татарстан Республикасында Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы кысаларында Арчаның «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге белгечләре Сабантуй үткәрделәр.
Патриотик хисләр, туган як тарихына ихтирамлы мөнәсәбәт тәрбияләү максатыннан 13 июньдә Алексеевск районы «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр өчен В. И. Абрамов исемендәге туган якны өйрәнү музеена тематик экскурсия оештырылды.
13 июньдә Түбән Кама шәһәренең «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең бүлек мөдире Гөлия Шишкина һәм социаль эш буенча белгеч Нурисә Гыйльметянова җитәкчелегендәге социаль хезмәтләр алучылар махсус хәрби операция зонасында булган хәрби хезмәткәрләргә ярдәм күрсәтүгә үз өлешләрен керттеләр.
22 июньдә Россия Федерациясендә истәлекле дата – Хәтер һәм кайгы көне – Бөек Ватан сугышы башланган көн билгеләп үтелә.
Россия көнен бәйрәм итү алдыннан Әлмәт районында «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре тарафыннан «Экстремизм һәм ватанпәрвәрлек» темасына тематик сәгать үткәрелде. Чара «Метеор» яшүсмерләр клубында узды.