8 июньдә Менделеевск районының «Кама таңнары» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында Светлана Филиппова танып белү сәгате үткәрде. Балалар социаль хезмәтнең эше нәрсәдә, халыкның нинди категориясе кайгыртуга мохтаҗ, социаль хезмәткәрләр нинди ярдәм күрсәтә, социаль профильгә нинди һөнәрләр кертелгән икәнен белделәр.
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы һәм Министрлыкның Республика ресурс үзәге оештырган «Туган Татарстаным» видеороликлар конкурсы 24 апрельдә старт алды. Анда балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютларда тәрбияләнүчеләр, халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәкләренең социаль хезмәтләрен алучы балигъ булмаганнар катнашты.
«Иреклеләр – балаларга» XII Бөтенроссия акциясенең «Игелек сакчылары» проекты дәвам итә.
Мамадыш районы «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе социаль хезмәтләр алучылары «Игелек сакчылары» проектында катнаштылар. Проект «Волонтерлар – балаларга!» бөтенроссия акциясе кысаларында уза.
Бөгелмә муниципаль районының «Ялкын» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр тыл хезмәтчәне Антонина Кормильцевага барып кайттылар. Балалар күчтәнәчкә үз куллары белән әзерләгән коймак, җиләк-җимешләр алып килделәр, шулай ук фатирны җыештыруда ярдәм күрсәттеләр.
Патриотик тәрбия кысаларында Яшел Үзәннең «Ышаныч» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгенең стационар төркеме тәрбияләнүчеләре белән «Җиңү символлары» дигән әңгәмә үткәрелде. Чараның максатлары ил тарихы белән кызыксыну тәрбияләү, ватанпәрвәрлек, үз халкың өчен горурлык хисе формалаштыру, әхлакый-патриотик хисләрне ныгыту иде.
Лениногорск районының «Исток–Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең Федотовка авылыннан социаль хезмәткәре Людмила Васильева «Сугыш геройлары» дигән темага утырыш оештырды. Чараны мәктәп укучылары-волонтерлар белән бергә Бөек Ватан сугышында катнашучының кызы Евдокия Сәйфуллина йортында үткәрделәр.
Җиңү көненә багышланган чаралар кысаларында Яр Чаллы шәһәренең «Асылташ» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында приют тәрбияләнүчеләренең махсус хәрби операция ветераннары белән очрашуы узды.
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 78 еллыгын бәйрәм итү кысаларында Чистайның «Юлдаш» өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында берничә чара уздырылды. Мәсәлән, учреждение хезмәткәрләре тантаналы митингта һәм бәйрәм парадында катнаштылар.
9 Май алдыннан Яр Чаллының «Кояшкай» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә узган бәйрәм чарасы бөек вакыйгага багышланган иде.