10 май көнне Алабуганың «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә хәрби-патриотик чара – сугыш еллары җырлары буенча караоке-ярыш узды.
9 майда Лениногорск районының «Исток–Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль хезмәткәре Флюра Мостафина Урмышлы авылында «Истә тотачакбыз һәм рәхмәтле булачакбыз» дигән чара оештырды. Белгеч өйдә хезмәт алучы Бөек Ватан сугышында катнашучы М. Якупов янына барды.
Бөек Җиңүнең 78 еллыгын бәйрәм итү кысаларында Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында бәйрәм чаралары узды.
Алабуганың өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты хезмәткәрләре һәм тәрбияләнүчеләре «Җиңү тәрәзәләре» Бөтенроссия патриотик акциясендә катнаштылар. Аның максаты – бәйрәм атмосферасын булдыру, Бөек Ватан сугышы геройларына рәхмәт белдерү.
Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль хезмәткәрләре 50 нче урта белем бирү мәктәбенең бишенче сыйныф укучылары, «Тургай» гаилә клубы тәрбияләнүчеләре белән берлектә Бөек Ватан сугышы ветераннарын, өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсенең социаль хезмәт алучыларын Җиңү көне белән котладылар.
Чистайның «Юлдаш» өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты кунаклар кабул итте. «Ветераннар янәшәдә яши» акциясе кысаларында интернат-йортта яшәүче тыл хезмәтчәннәре янына Чистай балалар йорты тәрбияләнүчеләре һәм «Белый кремль» сыра заводы вәкилләре килде.
Әлмәт районындагы «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре социаль хезмәтләр алучы белән бергә Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәре янына бардылар.
Яр Чаллы шәһәренең «Асылташ» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында Җиңү көне алдыннан Бөек Ватан сугышы турында әңгәмәләр циклы, сугыш еллары шигырьләре һәм җырлары белән «Асылташ-FM» радиорубкасы эшли башлады.
Кукмараның «Шәфкать» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Безнең җиңүләр – Җиңү көненә!» спорт-күңел ачу чарасы узды.
Кукмара районында «Шәфкать» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр «Ветеранга хат» һәм «Җиңү тәрәзәләре» акцияләрендә катнаштылар.