9 Май алдыннан бөтен ил буенча Бөек Ватан сугышында Җиңү көненә багышланган масштаблы чаралар уза. Мондый чараларның берсе – «Җиңү тәрәзәләре» Бөтенроссия патриотик акциясе.
Социаль хезмәтләр алучылар, тыл хезмәтчәннәре һәм Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге хезмәткәрләре Җиңү көне алдыннан «Җиңү тәрәзәләре», «Ветеран янәшәдә яши», «Ветеранга хат» бөтенроссия патриотик акцияләрендә катнаштылар. Бу чаралар кешеләрне ил өчен бөек көндә берләштерергә мөмкинлек бирә.
Җиңү көнен бәйрәм итү алдыннан социаль педагоглар һәм Лениногорск районының «Исток–Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсенең тимур отряды катнашучылары «Игелек кыңгыраулары» һәм «Тыныч күк йөзе өчен рәхмәт» акцияләрен үткәрделәр.
«Тургай» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында бәйрәм программасы белән чыгыш ясадылар. Бу юлы очрашу Бөек Җиңүнең 78 еллыгына багышланды. Тематик шигырьләр һәм җырлар олы яшьтәге кешеләрнең йөрәкләренә үтеп керде.
Менделеевск районындагы «Кама таңнары» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр өчен «Арт-фантазия» түгәрәге эше кысаларында җитәкче Наталья Щербакова Георгий тасмасыннан брошь ясау буенча мастер-класс үткәрде. Педагог «Георгий тасмасы» акциясенең барлыкка килүе һәм тасма тагу кагыйдәләре турында сөйләде.
4 майда Лениногорск районы «Исток–Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль эш буенча белгече Снежанна Горбунова «Батырга исемен кайтар» дигән хәрби-патриотик акция үткәрде. Чарада 12 социаль хезмәт алучы катнашты.
Җиңүнең 78 еллыгын бәйрәм итү кысаларында Югары Ослан муниципаль районында «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору төркемендә катнашучылар өчен музей дәресе узды.
Җиңү көне алдыннан, үсеп килүче буынны тарихи-патриотик тәрбияләү кысаларында, мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен «Апрель» тернәкләндерү үзәгендә бәйрәмгә багышланган дәресләр һәм чаралар уза.
Җиңү көне алдыннан Арчаның «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге «Сезнең батырлыгыгыз исән, кабатланмас һәм мәңгелек!» акцияcty башлап җибәрде. Көн саен учреждениенең социаль челтәрләрдәге битләрендә тәрбияләнүчеләр һәм үзәк хезмәткәрләре үзләренең туганнары – Бөек Ватан сугышында катнашучылар турында сөйлиләр.
4 майда Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгенең көндезге тору бүлегенең социаль хезмәтләр алучылары «Родина-мать» мемориаль комплексында булдылар. Чараның максаты әхлакый-патриотик хисләр һәм халык хәтеренә сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләү иде.