ЯҢАЛЫКЛАР


5
май, 2023 ел
җомга

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 78 еллыгына Бөгелмәнең «Салават күпере» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре яшь тимурчыларның тыл хезмәтчәне белән очрашуын оештырдылар.

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 78 еллыгын бәйрәм итү алдыннан Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында бәйрәм концерт программасы узды. Чарада көндезге тору бүлегенең социаль хезмәтләр алучылары, тәрбияләнүчеләрнең әти-әниләре, актив озын гомерлелек мәктәбе вәкилләре, өлкән яшьтәге чакырылган кунаклар катнашты.

Спас өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты хезмәткәрләре һәм социаль хезмәтләр алучылары «Георгий тасмасы» Бөтенроссия акциясенә кушылды. Ул Җиңү көненә багышланган.

«Георгий тасмасы» акциясенә Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты да кушылды. Хезмәт буенча инструктор Наталья Котова җитәкчелегендәге «Иҗат шатлыгы» түгәрәгендә социаль хезмәтләр алучылар алдан ук үзләре тасмалар ясаганнар иде.

Рөстәм Миңнеханов исеменнән бүләкне Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәүче 91 яшьлек тыл хезмәтчәне Лариса Отставновага тапшырдылар.

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 78 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган чаралар кысаларында Буа районының «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге хезмәткәрләре «Хәтерлибез, горурланабыз!» акциясен үткәрде. Акциядә «Форпост» яшьләр хокук саклау хәрәкәте отряды волонтерлары катнашты.

Шушы көннәрдә Менделеевск муниципаль районында «Кама таңнары» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр өчен педагоглар Әфганстандагы сугыш хәрәкәтләре ветераны Рамил Дәүләтшин белән очрашу оештырдылар. Ул балаларның сорауларына бик киң һәм кызыклы итеп җавап бирде.


4
май, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Бүген, Җиңү көне алдыннан, Россия Пенсионерлар берлегенең җирле бүлегеннән «көмеш» волонтерлар Тәтеш өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль хезмәтләр алучыларга бәйрәм концерт программасын бүләк иттеләр. «Атлантида» хатын-кызлар клубының вокаль төркеме һәм Александр һәм Вера Скурихинылар тамашачыларны матур җырлары, җирле шагыйрьләрнең күңелгә үтеп керерлек шигырьләре белән сөендерде.

4 майда Әлмәт муниципаль районында «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан «Георгий тасмасы» акциясе үткәрелде. Ул халыкның аңында Җиңү көнен бәйрәм итүнең югары әһәмиятен актуальләштерүгә, ватанпәрвәрлек хисләрен формалаштыруга юнәлдерелгән.

4 майда Җиңү көне алдыннан Бөгелмәнең «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә канзаши техникасында Георгий тасмасы ясау буенча мастер-класс узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International