Яр Чаллы шәһәрендәге «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге хезмәткәрләре ел саен үткәрелә торган «Кызыл кәнәфер чәчәге» акциясендә катнаштылар. Аны «Җиңү волонтерлары» Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәте белән берлектә «Буыннар истәлеге» хәйрия фонды үткәрә.
27 апрельдә «Тарихи хәтер» федераль проекты кысаларында Минзәлә муниципаль районында өч мәйданчыкта Бөек Ватан сугышы вакыйгалары темасына «Җиңү диктанты» дигән халыкара тарихи диктант узды.
Түбән Кама районының «Балкыш» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр «Иреклеләр балаларга» бөтенроссия акциясендә катнаштылар. «Игелек саклагычлары» чарасының максаты – якыннары һәм туганнары махсус хәрби операциядә катнашучы балаларга ярдәм күрсәтү.
Җиңү бәйрәме алдыннан Минзәлә муниципаль районында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов исеменнән бүләк җыелмалары тапшырыла.
Балачак унъеллыгы чаралары планын үтәү максатыннан 24 апрельдә Мамадыш районы «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгече Радиацион аварияләр һәм һәлакәтләр нәтиҗәләрен бетерүдә катнашучылар һәм әлеге аварияләр һәм һәлакәтләр корбаннарын искә алу көненә багышланган чара үткәрде.
Яр Чаллы шәһәрендәге «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә социаль хезмәт алучылар һәм аларның гаилә әгъзалары махсус хәрби операциядә катнашучы хәрбиләр өчен оекбашлар, шарфлар бәйләгәннәр.
27 апрельдә Менделеевск муниципаль районында «Кама таңнары» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр өчен «Җиңү волонтерлары» Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәтенең Татарстан төбәк бүлекчәсенең Менделеевск штабы вәкилләре чара оештырдылар һәм үткәрделәр.
25 апрельдә Зәй районы «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре социаль участокта 4 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе укучыларының Чернобыль АЭСында авария нәтиҗәләрен бетерүчеләр белән очрашуын оештырдылар.
Бөгелмә районында «Ялкын» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр «Игелек саклаугычлары» проектына кушылдылар. Проект XVII «Волонтерлар – балаларга» бөтенроссия акциясе кысаларында гамәлгә ашырыла.
Җиңү көне алдыннан «Аталар берлеге» Бөтенроссия иҗтимагый оешмасы «Аталарыбыз җырлары» акциясен башлап җибәрә. Аңа теләгән һәркем кушыла ала.