Патриотик тәрбия кысаларында Яр Чаллы шәһәренең «Асылташ» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютының «Талисман» иреклеләр отряды «Инсайт» сәүдә-эшлекле үзәгендә урнашкан «ЧелныСети» инициатив төркемендә булды. Анда балалар махсус хәрби операция ихтыяҗлары өчен маскировка челтәрләре үрделәр.
Кукмараның «Шәфкать» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Махсус Олимпиада чаралары кысаларында спорт дәресе узды. Балалар хәрәкәтчән рус халык уеннары уйныйлар, җитезлек, көч һәм тапкырлыкта ярыштылар.
Спас өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортының социаль хезмәтләр алучылары өчен махсус хәрби операциядә катнашучы Павел Козенко белән очрашу уздырылды. Хәрби хезмәткәр яралану сәбәпле тернәкләнә.
Махсус хәрби операциядә катнашучы хәрби хезмәткәрләргә ярдәм күрсәтү максатыннан, 3 мартта Яр Чаллының «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгеннән социаль хезмәт алучылар «бәйләм батальонына» кушылдылар.
Бөтен ил буенча мобилизацияләнгән кешеләргә оеклар, шарфлар, бияләйләр бәйлиләр. Бу эшкә «Изгелек» үзәгендә дә кушылырга булдылар. Бу эшнең терапевтик эффекты та бар – башкарылган эшнең мөһимлеген һәм кирәклеген тоеп эшләү тагын да күңеллерәк.
Әзер эшләнмәләр «Дарим тепло» волонтерлар төркеме аша сугышчыларга җибәреләчәк.
Әңгәмә хәрби-патриотик эш айлыгы кысаларында үткәрелде.
«Геройлар белән диалоглар» Бөтенроссия проекты кысаларында Лениногорскиның «Исток–Башлангыч» комплекслы үзәге социаль хезмәткәре Флюра Мостафина тарафыннан Урмышлы авылы яшь буын волонтерлары өчен Бөек Ватан сугышында катнашкан Мингат Якупов белән очрашу оештырылды.
Шушы көннәрдә Бөгелмәнең «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә спорт чарасы узды. Аның максаты – балаларның рус солдаты турында күзаллауларын киңәйтү, ватанпәрвәрлек һәм гражданлык җаваплылыгы хисе тәрбияләү.
Спас өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль хезмәт алучылар өчен, актив гражданлык позициясен формалаштыру, әхлак һәм патриотлык тәрбияләү максатыннан, Спас районы чик буе гаскәрләре ветераннары белән очрашу оештырылды.
Нурлат районының «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә хезмәт алучылар, социаль хезмәткәр Любовь Чернова җитәкчелегендә, атнага ике тапкыр мәдәният йортында җыелып, махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен җылы оекбашлар, перчаткалар бәйлиләр.
Яңа Чишмә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәүчеләр һәм хезмәткәрләр махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итәргә тырышалар.