ЯҢАЛЫКЛАР


15
август, 2022 ел
дүшәмбе

Менделеевскиның «Кама таңнары» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында Россиянең хәрби тарихындагы Кунерсдорф каршындагы сугыш турында дәрес узган.


8
август, 2022 ел
дүшәмбе

Зәй районының «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында күп еллар инде «Елмаю» клубы эшләп килә.


2
август, 2022 ел
сишәмбе

Рус гаскәрләренең Кагул елгасында җиңүенә багышланган тематик дәрес Менделеевскиның «Кама таңнары» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында узган.


22
июль, 2022 ел
җомга

Үсеп килүче буынны патриотик рухта тәрбияләү кысаларында ТР Арча районы «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияче Инна Нурмиева «Невский кебек яшә» дигән батырлык дәресе үткәрде.


13
июль, 2022 ел
чәршәмбе

11 июльдә Алексеевск районының «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты тәрбиячесе Марина Анисимова хәрби хезмәткәрләр белән очрашу оештырды. Балаларга чик буе гаскәрләре ветераны Фәрит Сафин һәм запас рядовое Илья Скалов килде. Чараның максаты – безнең янәшәбездә яшәүче кешеләрнең батырларча гамәлләре мисалында патриотизм һәм әхлак тәрбияләү.


12
июль, 2022 ел
сишәмбе

11 июль көнне Яңа Чишмә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәүчеләр бергәләп күңелле Сабантуй үткәрергә җыелдылар. «Добровольцы» отряды волонтерлары ишегалдын шарлар, тасмалар белән бизәделәр, интернат-йорт белгечләре концерт номерлары әзерләделәр. «Забава» әбиләр ансамбле халык җырларын башкарды, ә социаль хезмәт алучы Алексей Штенников гитарада яраткан композицияләрен башкарды.


8
июль, 2022 ел
җомга

Бөгелмә районының «Ялкын» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында «Геройлар янәшәдә» дигән батырлык дәресе узды. Чараның кунаклары – махсус хәрби операциядә катнашучы Олег Кузьмин һәм икенче Чечня кампаниясендә катнашучы Денис Братчиков. 


7
июль, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Лаеш мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге карамагындагы балалар Кама елгасының матур ярына, Семрук бистәсе урнашкан урынга сәяхәт кылдылар. Ул, сүз уңаеннан, «Ак таулар» рекреацион мәдәни кластерына керә.


5
июль, 2022 ел
сишәмбе

Россия халыкларының мәдәни мирасы елы кысаларында, үсеп килүче буынны патриотик рухта тәрбияләү максатыннан Арчаның «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге белгечләре Сабантуй уздырдылар.


1
июль, 2022 ел
җомга

Балаларны партизан хәрәкәте һәм Бөек Ватан сугышы чорында герой булган балалар белән таныштыру максатыннан Алексеевск районының «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында «Партизаннар батырлыгы» дигән патриотик сәгать узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International