ЯҢАЛЫКЛАР


26
май, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Яшь буынга патриотик тәрбия бирү кысаларында Алексеевск районының «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында «Сугыш еллары юллары буйлап» уен-сәяхәт узды. Чараны тәрбияче Алексей Шатков үткәрде.


12
май, 2022 ел
пәнҗешәмбе

9 май көнне Әлмәт районында «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге хезмәткәрләре чәчне үрү буенча остаханә оештырдылар. Хәрби кием кигән кызлар сугыш елларында популяр булган прическларны шәһәр халкына күрсәттеләр.

Саба районының «Тургай» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләрне яшь армиячеләр сафына кабул иттеләр. Тантаналы чарада мәртәбәле кунаклар булдылар.


11
май, 2022 ел
чәршәмбе

Яшь буынга патриотик тәрбия бирү максатыннан Менделеевск «Өмет Яры» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре берничә чара уздырганнар. Шуларның берсе – Җиңү көнендә ветераннарга открытка ясау буенча мастер-класс.

5 нче май көнне «Асылташ» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында «Талисман» волонтерлар отряды Яр Чаллының өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында булып, Бөек Ватан сугышы ветераннарын Җиңү көне белән котладылар.

Шушы көннәрдә Түбән Кама районының «Балкыш» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында «Фронт гармуны» дигән мәгълүмати-иҗади чара узды. Дәреснең максаты – патриотик хисләр һәм үз илең өчен горурлык тәрбияләү.

Бөек Җиңүнең 77 еллыгын бәйрәм итү кысаларында Минзәлә муниципаль районында халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге каршындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре Бөек Ватан сугышында катнашучыларны һәм тыл хезмәтчәннәрен өйләренә барып котладылар.

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан Зәй районы «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре «Җиңүгә юл» дигән спорт-патриотик программа оештырганнар.

Яр Чаллы «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсендә балаларга патриотик тәрбия бирү максатыннан төрле чаралар уздырыла. Белгечләр балага йогынты ясауның традицион булмаган ысулларын табарга, аның эмоциональ һәм әхлакый өлкәләренә омтылалар.

8 май көнне Түбән Кама районының «Балкыш» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр өчен тәрбияче Анжелика Пушкова Җиңү монументына патриотик экскурсия оештырды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International