ЯҢАЛЫКЛАР


11
май, 2022 ел
чәршәмбе

Бөгелмәнең «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә үзәк балалар китапханәсе белән ведомствоара хезмәттәшлек кысаларында үзәк карамагындагы балалар өчен «Җиңү мае» дигән тематик программа уздырылган. Чараның максаты – илнең героик үткәненә хөрмәт тәрбияләү һәм үз-үзеңне корбан итү, батырлык, патриотизм кебек әхлакый сыйфатларга уңай бәя бирү.

Югары Утар психик тайпылышлары булган гражданнар өчен балалар интернат-йортында Бөек Ватан сугышында Җиңүгә багышланган чаралар узган.


6
май, 2022 ел
җомга

Бүген Кайбыч картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортына Н.И. Лобачевский ис. лицей укучылары килделәр. Яшь артистлар өлкән яшьтәге кешеләрне якынлашып килүче Бөек Җиңү көне белән котладылар һәм социаль хезмәт алучыларга бәйрәм концерты бүләк иттеләр.

Саба районы «Балкыш» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә Җиңү көненә багышланган акцияләр старт алды. Өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе социаль хезмәткәрләре Бөек Ватан сугышы ветераннарына, социаль хезмәт алучыларга, волонтерлар ясаган открыткалар тапшырдылар.

1 майдан «Җиңү тәрәзәләре» Бөтенроссия патриотик акциясе старт алды. Аның максаты – бәйрәм атмосферасы тудыру, яшь буынга аның гадәтләрен тапшыру, 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы геройларына рәхмәт белдерү.

4 май көнне Минзәлә картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында бәйрәм лозунглары һәм флаглары белән бизәлгән машинада район мәдәният сараеның фронт агитбригадасы булып китте. 

Бүген «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге белгечләре һәм тәрбияләнүчеләре Арча картлар һәм инвалидлар интернат-йортында булдылар. Белгечләр Гүзәлия Вәлиева һәм Филсинә Гарәфиева ветераннар һәм тыл хезмәтчәннәре өчен Георгий тасмасыннан брошка ясау буенча мастер-класс үткәрделәр.

Алабуганың «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Бөек Ватан сугышында Җиңү көненә багышланган чаралар комплексы уздырылган.

Бүген Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә социаль хезмәт алучылар катнашында бәйрәм концерты булды. Чара Ватаныбыз өчен горурлык, ветераннарга хөрмәт һәм рәхмәт хисләре тәрбияләү, солдатларыбызның батырлыгы турында хәтерне саклау өчен шартлар тудыруга юнәлдерелгән иде.

«Сугышның хатын-кыз йөзе түгел...» социаль-гуманитар проекты кысаларында «Тәтеш балкышы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре балигъ булмаганнар белән берлектә блокадалы Ленинградта яшәгән З.Х. Бибинаны Җиңү көне белән котладылар. Зинаида Харитоновна яшь буынга сугыш елларында совет халкының батырлыгы һәм ныклыгы, җиңү яулавы турында сөйләде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International