«Бер тамашачы концерты» акциясе кысаларында 4 май көнне Яр Чаллы шәһәренең «Асылташ» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында «Талисман» волонтерлар отряды «11 комплекс» территориаль иҗтимагый үзидарә рәисе белән берлектә Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәре белән очраштылар.
Бүген Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәге социаль хезмәт алучылар өчен «Җиңү һәркемнең йөрәгендә яши» дигән чара уздырылды. Ул Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган солдатларга тыныч күк йөзе өчен горурлык, хөрмәт һәм рәхмәт хисләрен саклауга юнәлдерелгән иде.
Җиңү көнен бәйрәм итү алдыннан «Сугышның хатын-кыз йөзе түгел...» социаль-гуманитар проекты кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Әлфирә Юнысова «Игелек буыны» отряды волонтерлары белән берлектә «Без сезне хәтерлибез» дигән акция уздырганнар.
Бүген Яр Чаллының «Кояшкай» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Буыннар тарихи бәйләнешен саклау, Россиянең тарихи үткәне һәм бүгенгесе» дигән темага интеллектуаль-танып-белү чарасы узган. Ул Җиңү көненә багышланган иде.
Җиңү көнен бәйрәм итү кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең хезмәт буенча инструкторы Ирина Кожевникова тыл хезмәтчәннәре өчен открыткалар ясау буенча мастер-класс үткәрде. Чара Бөек Ватан сугышы ветераннарына һәм тыл хезмәтчәннәренә карата патриотизм һәм хөрмәт тәрбияләү максатыннан үткәрелде.
28 апрельдә Лениногорскиның «Исток–Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль эш буенча белгече Елена Гыйзитдинова «Георгий тасмасы» дигән традицион акция оештырды. Чараның максаты булып патриотизм, Ватаныбызның тарихи үткәненә карата кызыксыну һәм хөрмәт тәрбияләү, үз халкының традицияләренә сакчыл караш тәрбияләү тора.
Көндезге эш төркеме кысаларында Лениногорск районы «Исток–Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре Инна Кириченко һәм Гөлнара Пряничникова 18-40 яшьлек аутистик спектрда тайпылышлары булган затлар өчен чираттагы дәрес уздырганнар.
Спас картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортының социаль хезмәт алучылары өчен Никольский авыл мәдәният йорты үзешчәннәре музыкаль программа әзерләделәр.
Җиңү көнен бәйрәм итү алдыннан Кукмара «Шәфкать» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә хезмәт буенча инструктор мастер-класс үткәрде. Белгеч җитәкчелегендә тәрбияләнүчеләр георгий тасмасыннан брошкалар ясадылар.
Лаеш мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә үсеп килүче буынга патриотик тәрбия бирү кысаларында батырлык дәресе узган. Дәреснең темасы – «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы – ерак һәм якын».