24 гыйнварда Алексеевск районының «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты тәрбиячесе Марина Анисимова мәктәп яшендәге балалар белән «Блокадалы икмәк» дип исемләнгән хәтер дәресе үткәрде.
Бу көннәрдә Россиядә Бөек Ватан сугышы тарихындагы иң фаҗигале сәхифәләрнең берсен искә алалар. Ленинградны фашистлар блокадасыннан тулысынча азат итүгә 78 ел тулу алдыннан илнең барлык төбәкләрендә «Блокадалы икмәк» дигән хәтер акциясе уза.
Ленинградны фашистлар блокадасыннан тулысынча азат итү көне уңаеннан Менделеевск районы «Өмет яры» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә 24 гыйнвар көнне хәтер дәресе узган. Әлеге чарада гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсендә хезмәт алучы җиде балигъ булмаган бала катнашты.