13 май көнне Бөгелмәнең «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә аутизм спектры бозылган балаларны тәрбияләүче ата-аналар өчен «Үсәбез» дигән тренинг уздырдылар.
18 апрельдә Минзәләнең халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга ярдәм бүлеге белгечләре мини-футбол буенча турнир үткәрделәр.
Казан шәһәренең халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору бүлегенең социаль педагоглары Ирина Чигарова һәм Гөлнара Карпухина «Казанышлар импульсы – 2024» дигән аутизм спектры бозылулары һәм башка менталь тайпылышлары булган балалар белән эшләүче педагогларның һәм белгечләрнең һөнәри осталыгы халыкара конкурсында җиңүчеләр булдылар.
31 марттан 3 апрельгә кадәр VIII #ЛюдиКакЛюди Бөтенроссия инклюзив фестивале уза, ул Бөтенроссия аутизм турында мәгълүмат тарату атналыгы кысаларында үткәрелә.
2022–2026 елларга Татарстан Республикасында аутизм спектры бозылулары һәм башка менталь тайпылышлары булган кешеләрне комплекслы озата бару концепциясен гамәлгә ашыру кысаларында 27 февральдә ведомствоара консилиум узды.
Казанда «Апрель» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге «Яхшы эшләр формуласы» социаль инвестицияләр программасы кысаларында «Сибур Холдинг» ГАҖ грантына ия булды.
Татарстанда психик тайпылышлары булган 90 меңгә якын кеше яши, шул исәптән Казанда – 26 мең кеше. Соңгы дүрт ел дәвамында беренчел балалар инвалидлыгы структурасында алар беренче урынны ала, дип сөйләде менталь тайпылышлары булган инвалид балаларның ата-аналарының башкарма хакимият органнары һәм иҗтимагый оешмалар вәкилләре белән очрашуында ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова.
Лениногорск районының «Исток–Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә 2021 елдан башлап 18 яшьтән алып 40 яшькә кадәрге интеллект бозылулары, аутизм спектры бозылулары булган кешеләр белән эш алып барыла.
Казан (Идел буе) федераль университеты «Казанышлар импульсы» аутизм спектры бозылулары һәм башка менталь тайпылышлары булган балалар белән эшләүче педагоглар һәм белгечләрнең һөнәри осталыгы халыкара конкурсын үткәрә.
Арчаның «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге белгечләре «Аутизм спектры тайпылышлары булган балалар белән эшләү алымнары» темасына мастер-класслар үткәрделәр.