Татарстан Республикасы Минзәлә муниципаль районында «Карау мәктәбе» технологиясе кысаларында үткәрелә торган чаралар актив дәвам итә. Мисал өчен, халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе белгечләре Минзәлә картлар һәм инвалидлар интернат-йорты хезмәткәрләре өчен даими рәвештә дәресләр оештыралар.
Әлмәт районы «Опека» социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә «Тернәкләндерү һәм карау мәктәбе» технологиясе кысаларында дәресләр дәвам итә. Чаралар лекцияләр һәм практик дәресләр рәвешендә уза.
«Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проектын тормышка ашыру кысаларында «Тәтеш балкышы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе белгечләре Тәтеш картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йорты базасында «Тернәкләндерү мәктәбе» технологиясе буенча дәресләр үткәрүләрен дәвам итәләр.
Лесхоз картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында «тернәкләндерү һәм карау мәктәбе»технологиясе кысаларында персоналны укыту дәвам итә. Атна саен Саба районы «Балкыш» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең медицина хезмәткәре дәресләрен үткәрә.
«Тернәкләндерү һәм карау мәктәбе» технологиясен гамәлгә ашыру кысаларында Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында өлкән яшьтәге гражданнарның туганнарын һәм инвалидларны карау кагыйдәләренә өйрәтү буенча дәресләр дәвам итә. Чаралар аз хәрәкәтләнүче һәм мобиль булмаган гражданнарны өйдә карау сыйфатын күтәрүгә юнәлдерелгән.
«Тернәкләндерү һәм карау мәктәбе» – ул өлкән яшьтәге кешеләрнең һәм инвалидларның өй шартларында максималь озак яшәү шартларын булдыруга юнәлдерелгән стационар алыштыручы технология. Ул өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидларны озак вакытлы карау системасы кысаларында тормышка ашырыла.
Өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидларны озак вакытлы карау системасы кысаларында Минзәлә халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль эш буенча белгече Гөлнара Титова өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорт белгечләре белән укуларны башлап җибәрде.
30нчы май көнне Зәйнең «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә социаль хезмәткәрләр һәм өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе белгечләре өчен дәрес узды.
27 май көнне Лениногорск районы «Исток–Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгече Альбина Хәбирова «Тернәкләндерү һәм карау мәктәбе» технологиясе буенча «Түшәк чикләрендә аз хәрәкәтләнүче кешене ашату» дигән темага чираттагы дәрес үткәрде.
Югары Ослан муниципаль районында «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә Тернәкләндерү һәм карау мәктәбендә дәресләр дәвам итә. «Демография» илкүләм проектының «Өлкән буын» федераль проекты кысаларында өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидларны гомуми карау күнекмәләренә өйрәтүгә юнәлдерелгән чаралар үткәрелә.