ЯҢАЛЫКЛАР


27
май, 2022 ел
җомга

«Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проектын тормышка ашыру кысаларында «Тәтеш балкышы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе белгечләре социаль хезмәткәрләрне, өлкән яшьтәге гражданнарның һәм инвалидларның туганнарын өй шартларында тәрбияләү һәм реабилитацияләү алымнарына өйрәтүләрен дәвам итәләр.

Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында хезмәткәрләрне укыту һәм һөнәри компетенцияләрне арттыру – иң мөһим бурычларның берсе. Моның өчен хезмәткәрләрне учреждениеда өйрәтүне дә, башка учреждениеләрдән тренерларны чакыруны да, семинарларда һәм тренингларда катнашуны ( шул исәптән дистанцион рәвештә дә) да үз эченә алган укыту чаралары комплексы уздырыла.


20
май, 2022 ел
җомга

Тәтеш өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында «Тернәкләндерү һәм карау мәктәбе» кысаларында «Аз хәрәкәтләнүче кеше гигиенасы. Карау өчен махсус чаралар һәм гигиена кирәк-яраклары. Сайлау принциплары һәм куллану кагыйдәләре» дигән темага түгәрәк өстәл узды.


18
май, 2022 ел
чәршәмбе

«Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проекты кысаларында Буа муниципаль районында «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында «Тернәкләндерү һәм карау мәктәбе» эшләп килә.


12
май, 2022 ел
пәнҗешәмбе

«Демография» илкүләм проектының «Өлкән буын» федераль проекты ярдәмендә Азнакай районының «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә өлкән яшьтәге гражданнарны һәм инвалидларны карау күнекмәләренә өйрәтү өчен барлык кирәкле җиһазлар белән җиһазландырылган тәрбия мәктәбе ачылды. Җиһазлар федераль һәм региональ бюджет акчалары хисабына сатып алынды.


11
май, 2022 ел
чәршәмбе

Азнакай районында «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә 2022 елның беренче дүрт аенда 9 социаль хезмәткәр һәм 16 аз хәрәкәтләнүче өлкән кешеләрнең туганнарын Тернәкләндерү һәм карау мәктәбендә укытканнар.


19
апрель, 2022 ел
сишәмбе

«Тәтеш балкышы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә озак вакытлы карау системасы кысаларында тернәкләндерүнең техник чараларын прокатка алу пункты эшли. Бу эш инвалидларны һәм башка аерым категория гражданнарны вакытлыча тернәкләндерү чаралары белән тәэмин итү буенча социаль хезмәтләр күрсәтүгә юнәлдерелгән.


23
март, 2022 ел
чәршәмбе

Яр Чаллы «Перекресток» социаль адаптация үзәге базасында «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгече Р.С. Габдрахманова «Тернәкләндерү һәм карау мәктәбе» стационар алыштыручы технологияне гамәлгә ашыру кысаларында өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидларны карау кагыйдәләренә өйрәтте.

Яр Чаллы «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль эш буенча белгече Резедә Габдрахманова республиканың төрле районнарыннан килгән коллегаларын укытуны дәвам итә.


21
март, 2022 ел
дүшәмбе

Түбән Кама «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә Карау һәм тернәкләндерү мәктәбенең чираттагы дәресе узды. Күптән түгел эшкә урнашкан социаль хезмәткәрләр өчен социаль эш буенча белгеч Г.М. Сабирова «Куркынычсыз пространство оештыру» дигән темага дәрес үткәрде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International