Азнакай өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты психологы Алсу Әмирова социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендә Бөтенроссия һөнәри осталык конкурсының республика этабы нәтиҗәләре буенча «Социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендә иң яхшы волонтерлар оешмасы проекты» номинациясендә мактаулы III урынны яулады.
Совкомбанк хезмәткәрләре чәчәк үсентеләре, шулай ук өлкәннәр өчен бүләкләр алып килделәр.
Инде берничә ел Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында «Алтын яшь» волонтерлар отряды эшли. Отряд эшчәнлеге тышкы волонтерлыкка гына түгел, ә эчке волонтерлыкка да юнәлдерелгән – балалар йорты, «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге, психик бозылышлары булган гражданнар өчен билгеләнгән интернат-йорт карамагындагылар белән уртак чаралар.
20 майда социаль ярдәм күрсәтү оешмасында торучы Казан дәүләт медицина университетының социаль эшләр факультеты студентлары Казанның «Здравушка» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгенә килеп киттеләр.
28 апрель көнне Казанның «Здравушка» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Игелек көне» дип исемләнгән чара узды. Чара Казан (Идел буе) федераль университетының Физика институты студентлары ярдәме белән үткәрелде.
Шушы көннәрдә Яр Чаллы «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге каршындагы өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе мөдире Яр Чаллы шәһәре Автозавод районының сугыш һәм хезмәт ветераннары иҗтимагый оешмасы активы белән мәгълүмати очрашу уздырды.
Югары Осланның өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында «көмеш» волонтерлар төркеме оештырылды. Аның составына социаль хезмәт алучылар арасыннан 11 кеше керә.
Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында мөмкинлекләре чикле кешеләргә социаль ярдәм күрсәтү максатыннан «Мәрхәмәтле йөрәкләр» эчке волонтерлар отряды эшли. Әлеге хәрәкәтнең төп бурычы – волонтерлык эшчәнлеге аша яшәүчеләрнең үз-үзләрен ачу.