Ел саен салкыннар башлану белән боз кечкенә ермакларны һәм күлләрне каплый. Бу сулыкларда яшәүчеләр кислород ачлыгы кичерә-балык та, үсемлекләр дә һәлак булырга мөмкин. Бу вакытта ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре, тере организмнарның күпләп үлүенә юл куймас өчен, кулдан килгәннең барысын да эшлиләр.