Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы «Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге аша эшкә урнаштыру» дигән тормыш ситуациясенә клиент үзәкле алым кертте. Сервис «Кешеләр өчен дәүләт» федераль проекты кысаларында гамәлгә ашырылды.
Белгечләргә сорауны 8 (843) 222-05-57 телефоны буенча бирергә була.
Кичә Лаеш районы буенча «Россия эше» кадрлар үзәгендә «Үзебезнекеләр өчен маяк» клубының чираттагы утырышы узды. Чара хәрбиләрне адаптацияләү һәм аларга ярдәм итүнең актуаль мәсьәләләрен хәл итү өчен, махсус хәрби операциядә катнашучыларны һәм хакимият вәкилләрен берләштерде.
Казандагы «Восхождение» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен айга ике тапкыр «Россия эше» кадрлар үзәге вәкилләре белән очрашулар үткәрелә. Бу хакта бүген «Татар-информ»га «Восхождение» үзәге директоры Ольга Гончарова хәбәр итте.
Казанның Идел буе һәм Вахитов районнары буенча «Россия эше» кадрлар үзәген сугышчан хәрәкәтләр ветераны Ранил Зиннәтуллин җитәкләде.
«Кадрлар» илкүләм проекты кысаларындагы чараларны гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә Зәй районында яшьләрнең үзбилгеләнүе һәм һөнәри үсеше өчен барлык шартлар да тудырыла. Үсеп килүче буынны кирәкле һәм социаль әһәмияткә ия һөнәрләр белән таныштыруга аерым игътибар бирелә.
Бүген Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә хезмәткә яраклы яшьтәге социаль хезмәт алучылар өчен «Һөнәр сайлау һәм һөнәри үзбилгеләнеш» темасына очрашу узды.
Белгечләргә сорауны 8 (843) 222-05-57 телефоны буенча бирергә була.
Аксубай районының «Хыял» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр «Россия эше» кадрлар үзәгендә танышу экскурсиясендә булдылар. Чара тәрбияләнүчеләрнең һөнәрләр дөньясы һәм хезмәт базары турында күзаллауларын киңәйтүгә юнәлдерелгән.
2025 елда Татарстанда яшәүче 274 хатын-кыз Татарстан Республикасының «Россия эше» кадрлар үзәге ярдәмендә үз эшләрен ачу өчен 145 100 сум акча алган. Барлыгы 323 кеше бизнес башлауга субсидия алган.