2 сыйныф укучылары педагог-оештыручы Ханова Алинә Илдус кызы белән берлектә мавыктыргыч мастер-класста катнаштылар.
Балалар иң кадерле кешеләренә — әти-әниләренә, әби-бабайларына багышланган рәсемнәр буядылар. Аннары, фантазия һәм тырышлык күрсәтеп, бик матур кул эшләнмәләре иҗат иттеләр.
Бүгенге көн яхшы хәбәрләргә бик бай булды: районыбызның балалар бакчалары масштаблы конкурсларда үз эшләренең сыйфатын тагын бер кат күрсәттеләр.
Мәктәп урманчылыгы ул - укучыларның укытучылар, урман хуҗалыгы белгечләре белән берлектә оештырылган экологик оешмасы. Иштуган урта мәктәбендә дә бу оешма нәтиҗәле генә эшләп килэ.
Агач утырту традициясе – ул якты, матур һәм тирән мәгънәле гамәл. Бүген Эзмә урта мәктәбендә чыгарылыш сыйныф укучылары мәктәп территориясендә яшь наратлар утырттылар.
Мәктәбебезнең хөрмәтле технология һәм рәсем дәресләре укытучысы Илгизәр Әминовичка 60 яшь тулу уңаеннан мәктәптә зур бәйрәм оештырылды.
Симет урта мәктәбендә күңелле һәм матур кичә узды— түгәрәкләрнең отчет концерты булды.
Олы Кибәче урта гомумбелем бирү мәктәбенең 9, 11 сыйныф укучылары «Хәтер бакчасы» Бөтенроссия акциясендә катнаштылар. Җиңү көне, Бөек Ватан сугышы геройларына рәхмәт һәм хөрмәт йөзеннән бөтен ил буйлап агачлар утыртыла. Без чыгарылыш сыйныф укучыларының сыйныф җитәкчеләре белән берлектә бу мөһим эшкә үз өлешләрен кертүләре белән горурланабыз. Алар утырткан агачлар үсеп, ныгып, ата-бабаларыбызның батырлыгын искә төшереп торсын!
1941–1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында совет халкының Җиңү көне – календарьдагы гади саннар гына түгел. Бу – тынычлыкның кадерле бәясен, сынауларга бирешмәгән батырларның рухын һәм бу олы тарихны саклап, киләсе буыннарга тапшыручыларның саф хәтере.
Бәйрәм алдыннан Олы Шыңар урта гомуми белем бирү мәктәбендә ветераннарга багышланган котлау открыткалары ясау буенча күңелле мастер-класслар үтте.
"ОНИКС" мәгариф үзәгендә татар теле һәм әдәбияты ункөнлеге узды. Әлеге чара быел аеруча мөһим, чөнки без бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуны билгеләп үтәбез. Тукай – безнең горурлыгыбыз, татар халкының моңлы күңеленең чагылышы. Ункөнлек кысаларында укучылар өчен төрле интеллектуаль уеннар, бәйгеләр, әдәби кичәләр, кызыклы тәнәфесләр, иҗади күргәзмәләр һәм “Татарча диктант” акциясе узды. Укучылар татар теленең матурлыгын, байлыгын һәм тарихын тирәнрәк аңласыннар, бөек шагыйребезнең тормыш юлын һәм иҗатын киләчәк буыннарга җиткерүдә өлеш кертсеннәр өчен барлык шартлар да тудырылды.
Татар халкы – ул Тукайлы халык! Без һәрвакыт Тукайның иҗаты белән сугарылган, аның рухы белән яшәгән халык булып калачакбыз!
2026 нчы елның 22 нче апреленнән бөтен Россия буенча Җиңү көненә багышланган «Георгий тасмасы» Бөтенроссия акциясе старт алды. Акциянең максаты-Бөек Ватан сугышы геройлары турындагы хәтерне саклау һәм гражданнарда Россиянең Хәрби дан символларының берсе — Георгий лентасына ихтирамлы мөнәсәбәт формалаштыру. Саба гимназиясе укучылары СМС балалар командасы, Беренчеләр хәрәкәтендә катнашучылар белән бергәләп, әлеге акцияне беренчеләрдән булып Саба урамнарында башладылар. Алар авыл халкын киләчәк бәйрәмнәр белән котладылар һәм Георгий тасмасын тагу үзенчәлекләрен аңлаттылар. Георгий тасмасын киемгә сул яктан, йөрәккә якынрак беркетергә киңәш ителә, шул ук вакытта аны бизәк сыйфатында башта, сумкаларда яки билдән түбәнрәк кулланырга ярамый.