Шекше төп мәктәбендә инвалидлар декадасы кысаларында күп төрле эшләр алып барылды. Мәктәбебездәге, авылыбыздагы мөмкинлекләре чикле кешеләрнең күңелләрен күреп, хәлләрен белештек. Мәктәпне тәмамлап чыккан укучыларны чакырып, мастер-класслар оештырдык. 8 нче декабрь көнне 6 нчы сыйныф укучылары тарафыннан концерт программасы күрсәтелде. Бу эшләр тукталмый алга таба да оештырылыр дип ышанабыз.
Шушы көннәрдә «Сәләт - Саба» клубы активистлары «Сәләт» клубы президенты һәм вице- президенты белән очраштылар. Очрашу барышында клуб әгъзалары «Сәләт Саба» клубы эшчәнлеге, аның планнары һәм эш нәтиҗәләрен яктырткан презентция белән чыгыш ясадылар.
Саба муниципаль районында бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил ярдәмчесе итеп Саба муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф Идарәсе методисты Самарина Алина Казбековна билгеләнде.
Саба районын Чемпионатта Тимершык урта мәктәбе тәкъдим итте. Спортчылар уенда осталыкларын, җиңүгә омтылышларын күрсәттеләр, ярышларның киләсе этабына чыгу өчен көч сынаштылар.
Республика мәктәптән тыш эшләр үзәгенең һәм Фән һәм мәгариф министрлыгының 2025-2026 нче уку елына план-графигы нигезендә Балалар иҗат үзәге белән берлектә Икшермә кадет мәктәп-интернаты базасында гади пневмо-ракеталар буенча зона ярышлары булып узды.
Россиядә гадәттәгечә ноябрьнең соңгы якшәмбесендә билгеләп үтелә торган Әниләр көне алдыннан, быел ул 30 ноябрьгә туры килә, ДБГУ "Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Курсабаш мәктәп-интернаты" әлеге җылы гаилә бәйрәменә актив әзерләнәләр. Иң дулкынландыргыч һәм популяр шөгыльләрнең берсе-Әниләр өчен үз кулларың белән открыткалар ясау.
Укучылар рәхәтләнеп үзләренең мәхәббәт һәм рәхмәт символы булачак уникаль бүләкләр ясыйлар. Бу балаларның иҗади сәләтләрен үстереп кенә калмый, аларга иң кадерле кешеләргә — Әниләргә карата хисләрен белдерергә дә мөмкинлек бирә.
Сабанын 4 нче номерлы "Кынгырау" балалар бакчасында "Бәйләнешле сөйләм телен үстерүнең нәтиҗәле юллары" темасына семинар булып үтте. Семинар кысаларында 4 шөгыль, 6 мастер-класс күрсәтелде:
1. "Серле кулъяулык" дигән шөгыль, зурлар төркеме балалары өчен, тәрбияче Хазиева А.Г.
2. "Әниемә бүләк" шөгыле, мәктәпкә әзерлек төркеме өчен, тәрбияче Салимова Г.Р.
3. "Ш лы урман" шөгыле, логопед Сабирова М М.
4. "Остров знаний", рус теле шөгыле мәктәпкә әзерлек төркеме өчен, рус теле тәрбиячесе Мавлявиева Л. А.
Мастер - класслар:
1. "Дөрес сулыйбыз" - дидактик уеннары, тәрбияче Габбасова Л.Р.
2. "Виммельбух , китаплары" - Сайфутдинова Л.Т.
3. "Молберс ташлары", Ибрагимова Д.С.
4. "Мемо уены", Ахтямова Р.М.
5. Николаева А К. "Тылсымлы планшет".
6. "Речимяч", Гараева А.М.
Музыка җитәкчесе Хисамиева Г. Р. кунакларны каршы алу мизгелен Милли стильдә оештырды. Семинар да бәйләнешле сөйләм телен үстерү юллары тулаем яктыртылды.
Мәктәбебездә “Азык- төлек сәнәгате биотехнологиясе” юнәлеше буенча агрокласс ачылды. ООО “Саба” җәмгыяте ярдәме белән җиһазлар кайтарылды, балаларга эшләр өчен шартлар тудырылды.
Ачылышка Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Җәббәров Марат Азат улы, Саба районы хакимияте башлыгы Минниханов Рәис Нургали улы, Казан дәүләт аграр университеты ректоры Нуриев Илшат Габделфәрт улы һәм башка бик зур мөхтәрәм кунаклар килделәр. Агрокласс укучылары яңа кайткан җиһазлар белән төрле тәҗрибәләр ясап күрсәттеләр.
Олы Кибәче урта мәктәбе базасында тәрбия эше буенча директор урынбасарлары һәм директор киңәшчеләре өчен «Балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларны профилактикалау: социаль эшнең мөһим аспекты" дигән темага район семинары узды. Семинарның төп максаты - хокук бозуларны профилактикалау өлкәсендә педагогларның компетенцияләрен күтәрү, укучыларның хокукый белемнәрен ныгыту.
Иштуган урта мәктәбендә әниләр һәм әтиләр көненә багышланган “Әти, әни һәм мин – бер команда” дип исемләнгән спорт бәйрәме булып үтте.
Бу чара кызыклы уеннар, мавыктыргыч башваткычлар, онытылмас эмоцияләр бүләк итте. Ярышлар укучыларның матур чыгышлары белән үрелеп барды.