ЯҢАЛЫКЛАР


30
декабрь, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Корсабаш балалар бакчасында  Яңа ел бәйрәме үтеп китте. Балалар чыршы бәйрәмен матур җыр, шигырьләр өйрәнеп, бик зарыгып көтеп алдылар. Үткәрелгән бәйрәм кичәсе барсын да “Куян кызы” әкияте эченә чумдырды. Мөдир Олеся Викторовна барысын да якынлашып килүче бәйрәмнәр белән тәбрикләде һәм грамоталар тапшырды. Бәйрәм бик күңелле узды, балаларга бүләкләр тапшырылды. 

Тэги: Мәгариф идарәсе

29
декабрь, 2021 ел
чәршәмбе

26 нчы декабрь көнне Казан шәһәренең креатив индустрияләр штаб-резиденциясендә Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре буенча министрлыгы белән берлектә «Татарстан Республикасы балалар оешмалары советы» региональ иҗтимагый оешмасы тарафыннан оештырылган республика конкурслары нәтиҗәләре буенча җиңүчеләрне һәм лауреатларны бүләкләү  тантанасы булып узды.

Тэги: Управление образования

28
декабрь, 2021 ел
сишәмбе

Мәктәпләрдә икенче чирек тәмамланып килә. Кышкы каникул 29 декабрьдә башлана һәм 11 гыйнварга кадәр дәвам итәчәк. Кышкы каникул чорында һәр мәктәп балалар өчен бердәм укыту-танып белү планы буенча эшләячәк. Чаралар кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең актуаль санитар-эпидемиологик таләпләрен үтәп оештырылачак.

Тэги: Мәгариф идарәсе

Килдебәк урта мәктәбе базасында 6 – 8 сыйныфта укучы егетләр арасында мини-футбол ярышы узды. Биредә үз зоналарында 1 нче урынны алган командалар катнашты. Укучылар матур һәм куңелле уеннар күрсәттеләр. Урыннар түбәндәгечә билгеләнде:

Тэги: Мәгариф идарәсе

27
декабрь, 2021 ел
дүшәмбе

МБМБУ Саба 1 нче “Шатлык” балалар бакчасы коллективы  Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан оешма биләмәләрен бизәү, матурлау буенча үткәрелә торган районкүләм бәйгегә ныклап әзерләнә.

Тэги: Мәгариф идарәсе

24
декабрь, 2021 ел
җомга

Бәйрәм җиткәнен чыршы
Кайлардан гына белгән.
Энәле күлмәген кигән дә
Безгә кунакка килгән.
Дуслар белән бергәләп
Бәйрәмне каршыларбыз.
Чыршы тирәли уйнап,
Җырлап күңел ачарбыз.

Тэги: Мәгариф идарәсе

23
декабрь, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Татарстанда яшәүче халык вәкилләренең туган телен, мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен саклау һәм үстерү, республиканың күпмилләтле халык бердәмлеген ныгыту максатларында 2021 ел Татарстанда Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителде.

Тэги: Мәгариф идарәсе

21
декабрь, 2021 ел
сишәмбе

Татарстан респуликасы Мәгариф һәм Фән министрлыгы үткәргән бу бәйгедә “Саба муниципаль районының ”Үсеш” Шәмәрдән лицее социаль педагогы Гараева Эльмира Камил кызы җиңү яулады.

Тэги: Мәгариф идарәсе

20
декабрь, 2021 ел
дүшәмбе

“Тимершык “Кояшкай” балалар бакчасы МБМБУ да мәктәпкәчә белем бирү оешмалары укытучылары өчен «Балалар бакчасында сәяси мәдәни белем һәм тәрбия» темасына төбәкара семинар үткәрелде. Семинарда педагогика фәннәре кандидаты, доцент, “Туган телдә сөйләшәбез”, “Говорим по татарски” УМК авторы Зарипова З.М., Киров һәм Пермь өлкәсеннән, Владивосток каласыннан, Теләче, Балтач, Кукмара, Арча һәм Саба районы балалар бакчасында эшләүче укытучылар катнашты.

Тэги: Мәгариф идарәсе

16
декабрь, 2021 ел
пәнҗешәмбе

15 декабрь көнне Балалар Иҗат үзәгендә онлайн форматта “Алтын башмак” районкүләм хореография конкурсы узды. Әлеге бәйге районда җиденче тапкыр уздырыла. Укучылар “Алтын башмак” хореография конкурсында бик теләп катнашалар. Бәйгедә барлыгы 16 бию коллективы көч сынашты.

Тэги: Мәгариф идарәсе

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International