МБМБУ Саба 1 нче “Шатлык” балалар бакчасында "Хезмәт төбе - хәзинә" атналыгы барышында балаларны төрле һөнәр ияләре белән таныштыруны дәвам итү, әти-әниләрнең һөнәрләренә кызыксыну уяту, алар кебек тырыш булырга күнектерү, хезмәт сөючәнлек тәрбияләү максатыннан төркемнәрдә балалар белән кызыклы әңгәмәләр, сюжетлы-рольле уеннар, бердәм белем бирү эшчәнлекләре оештырылды. Йомгаклау чарасына кунакка алтын куллы әниебез – Шәрипова Гөлияне чакырдык. Ул балаларны кәгазьдән төрле чыршы уенчыклары ясау алымнары белән таныштырды. Балаларга игътибарлы булып төгәл эшләргә кирәклеген төшендереде. Күңел җылысын биреп эшләгәндә генә кул эшләнмәләре матур һәм зәвыклы булуын аңлатты.
МБМБУ Саба 1 нче “Шатлык” балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар әти-әниләре белән берлектә районкүләм үткәрелүче конкурсларда даими катнашып киләләр.
Җир йөзенә һәр кеше үз язмышы белән туа. Тирә-юнебездә сөйләшү, күрү, ишетү, ирекле хәрәкәтләнү сәләтләреннән мәхрүм ителгән кешеләр күп. Кайберләре дөнья йөзенә шундый булып туа, ә кайберләре аерым сәбәпләр аркасында әлеге сәләтләрен югалталар.
Декабрь аеның беренче ункөнлеге Халыкара инвалидлар көне буларак билгеләп үтелә. Шул уңайдан бүген Шәмәрдәннең 1 номерлы “Әкият” балалар бакчасында Имамиева Рияна белән очрашу оештырылды.
5 нче декабрь көнне Балык Бистәсендә гади судомодельләр арасында республикакүләм ярышлар булып узды. Ярышларда Югары Симет, Олы Шыңар, Мичән, Лесхоз мәктәпләре укучылары катнашты. Югары Симет укучысы Ибрахимов Ильшат “Су асты көймәләре” номинациясенедә 3 нче призлы урынга лаек булды. Нәтиҗәдә, Югары Симет мәктәбе командасы кубок белән бүләкләнде.
Агымдагы уку елының 5 нче декабрь көнне Буа шәһәрендә Мөмкинлекләре чикле балалар өчен авиамодельләштерү ярышларының зона этабы булып узды. Ярышларда Саба районы командасы составында Тимершык урта мәктәбе һәм Шәмәрдән лицее укучылары катнашты.
Бу уку елында безнең балалар бакчасынын төп бурычларынын берсе : балаларга экологик тәрбия бирү. Ноябрь аенда бакчабызда бу юнэлештә эш дәвам итте, иртәләребез экогимнастика белән башланып китте, тематик контроль һәм педагогик кинәшмә булып узды. Балалар экологик лепбук белән эшләдек. Балалр белән “Урман аланында” театраль куелыш ойрәнәбез .
30 ноябрь көнне, Саба районының Байлар Сабасының «Балачак» балалар бакчасында Саба районы мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре педагоглары өчен «Мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә полилингваль белем бирү» темасына онлайн-вебинар узды. Вебинарда «Балачак» балалар бакчасы тәрбиячеләре эш тәҗрибәсе белән уртаклаштылар: татар, рус һәм инглиз телләрендә дәресләр видеофрагментларын күрсәттеләр. Шулай ук, онлайн чарада Лесхоз «Ләйсән» балалар бакчасы һәм Сабабаш "Кояшкай"балалар бакчасы педагоглары да катнашты. Онлайн вебинар-тәрбиячеләр өчен методик материалларны тапшыруның нәтиҗәле ысулы. Онлайн-семинар барышында катнашучылар кызыклы мәгълүмат алу белән генә чикләнмичә, барлык сорауларны да берьюлы бирә алдылар. Семинарга йомгак ясауда Саба районы педагоглары һәм мәктәпкәчә тәрбия буенча баш белгеч Гумерова Л. М. һәм "Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф идарәсе" муниципаль белем бирү учреждениясенең мәктәпкәчә тәрбия буенча методисты Ханафиева А. Ш. чыгыш ясадылар.
Иләбәр "Умырзая"балалар бакчасы тәрбиячесе Зарипова Дамира Данировна Татарстан Республикасы яшьләренең "Чиста була"экологик хәрәкәте уткәргэн конкурста "Балалар бакчасы өчен эшчәнлек" категориясендэ катнашып, 1нче урын алды. Диплом hэм 5000 сумлык сертификат белән буләкләнде.
Бүген "Чиста булачак" Татарстан Республикасы төбәк яшьләр иҗтимагый оешмасы балалар һәм яшьләр арасында экологик агарту эшчәнлеген алып баручы мәгариф оешмалары педагоглары белән очрашу оештырды. Чара Татарстан Иҗтимагый палатасы рәисе Вәлиева Зилә Рәхимҗан кызы, экология һәм табигый байлыклар министрлыгы вәкилләре катнашында узды.
Республика мәктәптән тыш эшләр үзәгенең 2021-2022 нче уку елына план-графигы нигезендә Балалар иҗат үзәге белән берлектә 26 нчы ноябрь көнне Икшермә кадет мәктәп-интернаты базасында гади пневмо-ракета модельләре буенча зона ярышлары булып узды.