ЯҢАЛЫКЛАР


15
июль, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Бәйрәмгә кунакка эшләпә патшасы килде. Балалар Королевага баш киемнәре вариантларын ачыкларга булыштылар. Цилиндр, берет, салам эшләпәсе, фетр эшләпәсе, чепчик, панама, фуражка кебек баш киемнәре төрләрен ачыкладылар. Эшләпәне нәрсәдән ясауларын белделәр. Аннан соң «Кемнең эшләпәсе тизрәк?» , "Яшь дизайнер», «Эшләпәне күчер" уеннарын уйнап күңел ачтылар. Карнавалның йомгаклау өлешендә мода күрсәтелде, анда барлык тәрбияләнүчеләр дә үзләренең баш кименәрен күрсәтә алдылар.

Тэги: Мәгариф идарәсе

14
июль, 2021 ел
чәршәмбе

Бүген «Кояшкай» сәламәтләндерү лагерында «Сәләт Саба» аланының ябылу тантанасы булды. 21 көн дәвамында сәлкешләр сәләт дөньясында кайнадылар, яңа күнекмәләр үзләштерделәр. 

Тэги: Мәгариф идарәсе

13
июль, 2021 ел
сишәмбе

«Әллүки» балалар бакчасында җәй көне бик күп кызыклы һәм мавыктыргыч чаралар уза. Бүген көн экспериментлауга багышланган иде, аның максаты-балаларны суның кайбер үзенчәлекләре белән таныштыру, кул астындагы предметларны кулланып, катлаулы булмаган тәҗрибәләр үткәрергә өйрәтү.

Тэги: Мәгариф идарәсе

7
июль, 2021 ел
чәршәмбе

Сабаның 5 нче номерлы "Бәләкәч" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр, яңа балалар әдәбияты белән танышу өчен, район китапханәсенә бардылар.

Тэги: Мәгариф идарәсе

5
июль, 2021 ел
дүшәмбе

2нче июль көнне "АгроВолга 2021 халыкара күргәзмәсе кысаларында Бөтенроссия АгроНТИ конкурсының региональ этабында жиңүчеләрне бүләкләү узды. Иштуган мәктәбе укучылары әлеге конкурста жиңүче дипломы белән бүләкләнде.

Тэги: Мәгариф идарәсе

1
июль, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Кече яшьтән балаларның Бөек Ватан сугышы, Бөек Җиңү турында  белемнәрен тирәнәйтү, гражданлык һәм патриотик хисләр, туган җиргә, милләткә, өлкән буын кешеләренә карата хөрмәт, мәрхәмәтлелек, горурлык хисләре  тәрбияләү  максатыннан МБМБУ Саба 1 нче “Шатлык” балалар бакчасы зурлар, мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән мәңгелек ут, билгесез солдат, тыл ветераннары хәйкәлләренә экскурсия оештырылды.

Тэги: Мәгариф идарәсе

29
июнь, 2021 ел
сишәмбе

28 июнь көнне Саба муниципаль районы мәгариф хезмәткәрләре делегациясе Татарстан Республикасы мәгариф хезмәткәрләренең «Татарстан Республикасы мәгариф системасының өстенлекле бурычы буларак тел төрлелеген саклау» дип исемләнгән милли мәгариф секциясендә катнашты. Секция үз эченә Татарстан Республикасының 45 муниципаль берәмлегеннән һәм Россия Федерациясенең 5 субъектыннан 250 дән артык кешене туплаган иде.

Тэги: Мәгариф идарәсе

25
июнь, 2021 ел
җомга

25 нчы июнь көнне мәктәп тәмамлаган 11нче сыйныф укучылары өчен районкүләм чыгарылыш кичәсе үтте. 
Район һәм республикада спорт юнәлешендә яхшы күрсәткечләргә ирешкән, иҗади бәйгеләрдә актив катнашкан укучылар Мактау грамоталары белән бүләкләнде.

Тэги: Мәгариф идарәсе

22
июнь, 2021 ел
сишәмбе

Иштуган урта мәктәбенең “Лесная поляна” һәм “Трудовик” лагерьларына йөрүче балалар  бүген дә рәхәтләнеп ял иттеләр.

Тэги: Мәгариф идарәсе

21
июнь, 2021 ел
дүшәмбе

Югары Симет урта мәктәбе каршында эшләп килүче “Кояшкай” ял һәм сәламәтләндерү лагеренда тәрбияләнүче балалар  “Саба”  бассейнына бардылар.

Тэги: Мәгариф идарәсе

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International