ЯҢАЛЫКЛАР


28
октябрь, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Балалар милли театр сәнгатен үстерү максатыннан Балалар иҗат үзәге тарафыннан 2021 елның 28 октябрендә Шәүкәт Биктимеров исемендәге балалар театр сәнгате  конкурсының йомгаклау этабы булып узды.

Тэги: Мәгариф идарәсе

27
октябрь, 2021 ел
чәршәмбе

Олы Шынар “Әллүки” балалар бакчасына йөрүче балалар Саба муниципаль районы мәгариф бүлеге оештырган “Татарстанда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге” елына багышланган  “Милли татар ашлары” флешмобында актив катнаша. Һәр бала татар халкынын милли ризыгын пешерүне фотолар, видеолар итеп әзерли, рецептын яза.

Тэги: Мәгариф идарәсе

26
октябрь, 2021 ел
сишәмбе

Олы Кибәче «Күбәләк» балалар бакчасында «Икмәк - бөтен нәрсәгә баш! " дип исемләнгән тематик атна узды.». Бу атна дәвамында тәрбиячеләр балалар белән икмәк үстерү процессы, икмәк-булка эшләнмәләренең төрлелеге, табын артында үз-үзеңне тоту культурасы, икмәк файдасы һәм аңа сакчыл караш тәрбияләү буенча зур эш башкардылар.

Тэги: Мәгариф идарәсе

25
октябрь, 2021 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы балалар иҗат үзәге белән берлектә Республика мәктәптән тыш эшләр үзәге 2012 нче елдан башлап Шәүкәт Биктимеров исемендәге Республика балалар театр сәнгате конкурсын үткәрә.

Тэги: Мәгариф идарәсе

21
октябрь, 2021 ел
пәнҗешәмбе

20 нче октябрь көнне 5 нче сыйныфта «Синең ышанычлы дустың -Сүзлек " дигән китапханә дәресе узды. Анда укучылар сүзлекләр,һәм аларның авторлары: В.и.Далем, С. и. Ожегов, Д. Н. Ушаков белән таныштылар. Һәркемнең кызыксынулары буенча сүзлек таба алуына инандылар.

Тэги: Мәгариф идарәсе

19
октябрь, 2021 ел
сишәмбе

Түбән Шытсу төп мәктәбендә “Татарстан – Яңа Гасыр” телеканалының “Башваткыч” интеллектуаль – күңел ачу тамашасының редакторы Мәhдиева Әлфирә Әдhәм кызы  hәм режиссер Мөхәммәдиева Зөлфирә Рамазан кызы белән очрашу уздырылды.

Тэги: Мәгариф идарәсе

18
октябрь, 2021 ел
дүшәмбе

«Бөтендөнья азык-төлек көне» кысаларында, Шекше төп гомуми белем бирү мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары өчен азык - төлек куркынычсызлыгы, җирле азык-төлек продуктларын һәм кулинария традицияләрен алга этәрү мәсьәләләренә багышланган «Бөтендөнья азык-төлек көне "дигән Бөтенроссия дәресе үткәрелде.

Тэги: Мәгариф идарәсе

15
октябрь, 2021 ел
җомга

2021 ел Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан,      башлангыч сыйныф укучылары белән   “Гаиләмнең күркәм гадәтләре”   дип аталган чара үткәрелде.

Сыйныф сәгатендә укучылар табигатьтә булып, алтын көзнең матурлыгына сокландылар.

Тэги: Мәгариф идарәсе

14
октябрь, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Иске Мичән авылында  зур вакыйга – Зөбәрҗәт чишмәсен ачу тантанасы үтте. Чишмәне төзүдә авыл эшмәкәре, безнең укучыбыз булган Мәкьсудов Раил башлап йөрде, авыл яшьләренең дә хезмәте зур булды. Чишмә ачылышында район башлыгы Р.Н.Миңнеханов, район, республикадан килгән кунаклар, авыл халкы, мәктәбебез укучылары да катнашты. Рената Тэй, Марсель Вәгыйзов чыгышлары бәйрәмгә тагын да бер ямь өстәде.

Тэги: Мәгариф идарәсе

13
октябрь, 2021 ел
чәршәмбе

Кичә "Компьютер һәм мин" берләшмәсе укучылары арасында «Мультяшкино» конкурсына йомгак ясалды. (Җитәкчесе Гайнетдинова Гөлнара Равил кызы). Конкурс ике этаптан торды:

Тэги: Управление образования

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International