27-29 нчы май көннәрендә Зәй шәһәрендә Президент спорт уеннарының финал этабы булып үтте. Ярышка районыбыз данын якларга Саба гимназиясе командасы барды.
28 май көнне Олы Арташ төп мәктәбендә китапханәләр көне билгеләп үтелде. Шул уңайдан укучылар китапханәгә сәяхәт кылдылар. Китапханәче Давлетшина Л.В. укучыларны китапханәнәнең бай фонды һәм «Минем милләтем-минем горурлыгым» дип аталган китап күргәзмәсе белән таныштырды.
Балалар Иҗат үзәге мәктәпләрдә эшләп килүче техник иҗат түгәрәкләренең эшчәнлегенә йомгак ясады. 26 май көнне Лесхоз бистәсендә балаларның техник иҗат фестивале үтте.
Курсабаш сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен интернат – мәктәбендә «Яз көе» дигән чара узды.
Балалар травматизмын кисәтү буенча профилактик-аңлату эшләре үткәрү максатыннан Горький тимер юлының Казан дистанциясе җитәкчелеге һәм профсоюз комитеты "РТЮ «ААҖ» үзәк дирекциясенең структур бүлекчәсе 1-5 сыйныф укучылары арасында «Тимер юл-уен өчен түгел»дип исемләнгән рәсем конкурсы үткәрде.
21 май көнне Балалар иҗат үзәгендә өлкән тәрбиячеләр арасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган викторина үткәрелде. Викторинада ике команда составында 8 өлкән тәрбияче катнашты.
2021 елның 4 маеннан 24 маена кадәр Анапа шәһәренең "Смена" үзәгендә Бөтенроссия мәктәп спорт клублары спорт уеннары уза.
19нчы май көнне “Ямьле Саба” яр буенда фән олимпиадаларында һәм “Ел укытучысы – 2021” бәйгесе җиңүчеләрен тәбрикләү тантанасы үтте.
Балалар Иҗат үзәгенең еллык эш планы нигезендә18 майда Язлы Арташ авыл җирлеге янындагы урман аланында пионерия көненә багышланган слет - фестиваль узды.
18нче май көнне Байлар Сабасының «Олимп» стадионында мәктәп укучылары арасында җиңел атлетика ярышы үтте. 1-11нче сыйныф укучылары кыска һәм озын дистанцияләргә йөгерү, эстафета, озынлыкка сикерү буенча үзара көч сынашты. Ярыш нәтиҗәләре буенча гомумкоманда урыннары түбәндәгечә билгеләнде: