ЯҢАЛЫКЛАР


17
май, 2021 ел
дүшәмбе

И.С.Башкиров исемендәге Завод-Нырты урта гомуми белем бирү мәктәбе коллективы өчен май ае бик тыгыз ай булды. Без бөтен ил белән бергә Бөек Җиңүнең 76 еллыгын билгеләп үттек. Бу бәйрәмгә Җиңү Полотносы әзерләдек. Һәр укучы, укытучы һәм хәтта ата-аналар да аны әзерләүдә актив катнаштылар. Җиңү Полотносы Җиңү көненә багышланган мәктәп митингына зур горурлык белән алып чыктык. Мәктәптән Үлемсез полк белән Завод-Нырты авылында урнашкан сугышларда һәлак булган сугышчылар обелискына кадәр горур узды ул. Бәйрәм чараларыннан соң өлкән сыйныф укучылары авыл җирлеге башлыгы һәм район хакимияте вәкиле белән берлектә тыл ветераннары янында булдылар һәм аларга бүләкләр тапшырдылар. Җиңүнең 76 еллыгы хөрмәтенә мәктәп бакчасында 76 төп миләш үсентесе утыртылды.

Тэги: Мәгариф идарәсе

14
май, 2021 ел
җомга

Килдебәк урта мәктәбенең 3 нче сыйныфында  Советлар Союзы Герое М.П. Девятаевка багышланган “Легендар кеше " дип исемләнгән класс сәгате үтте. Балалар герой совет очучысы турында күп мәгълүмат белделәр. Бөек Ватан сугышы тарихында ул тиңдәшсез батырлык кыла: яшерен рәвештә  немец аэродромыннан ФАУ-1 самолетын урлап китә. Күп кенә иптәшләренең гомерен саклап кала.

Тэги: Мәгариф идарәсе

12
май, 2021 ел
чәршәмбе

Кем генә үзе утырткан агачларның шаулап үскәнен күреп горурланмый икән. Матурлыкны сизү, аны аңлау һәр кеше күңелендә булырга тиештер ул.  Агачлар безнең һәрберебез күңелендә бары тик шатлык хисе генә уята.

Тэги: Мәгариф идарәсе

11
май, 2021 ел
сишәмбе

Ел саен Сабаның 6 номерлы  "Балачак" балалар бакчасы "ЭКОяз -2021" республика акциясе кысаларында актив катнаша. Бу атна кысаларында педагоглар Халыкара кошлар көненә багышланган чаралар планлаштырдылар һәм үткәрделәр. Тәрбиячеләр балаларга безнең урманнарда кошларның яшәү үзенчәлекләре, шулай ук каурыйлы дуслар алып килә торган файдасы турында бик күп кызыклы мәгълүматлар сөйләделәр.

Тэги: Мәгариф идарәсе

7
май, 2021 ел
җомга

МБМБУ Шәмәрдән 3 нче номерлы “Салават купере”  балалар бакчасында "Калдыкларга - икенче тормыш"дип исемләнгән күргәзмә оештырылды. Эшкә әти - әниләр һәм балалар бик җитди карадылар һәм сабырлыкларын, иҗади сәләтләрен эшкә җигеп, зур хезмәт куйдылар. Безнең мәктәпкәчә яшьтәге балалар һәм балалар бакчасы кунаклары тәкъдим ителгән эшләрне зур кызыксыну белән карадылар. Эшләр төрле техникаларда башкарылган: аппликация, модельләштерү, букетлар, панно һ.б. Җыеп әйтсәк, чын сәнгать әсәрләре барлыкка килгән.

Тэги: Мәгариф идарәсе

6
май, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Район мәктәпләрендә белем алучы укучылар «Җиңү тәрәзәләре» Бөтенроссия акциясендә актив катнаштылар. Алар мәктәпләренең һәм үз йортларының тәрәзәләрен Мәңгелек ут, йолдызлар, Георгий тасмалары, котлау язулары, салют, чәчәкләр һәм ак торна рәсемнәре белән бизәделәр.

Тэги: Мәгариф идарәсе

4
май, 2021 ел
сишәмбе

Апрель – май айларында И.С.Башкиров исемендәге Завод-Нырты урта гомуми белем бирү мәктәбендә "ЭКОЯЗ-2021"акциясе кысаларында чаралар уза. Чаралар план нигезендә оештырыла. Инде бик күп акцияләр үткәрелгән, аларда мәктәп коллективы актив катнашкан.

Тэги: Мәгариф идарәсе

3
май, 2021 ел
дүшәмбе

Шәүкәт Биктимеров исемендәге район мәдәният йортында «Без бергә» балалар халык иҗаты фестиваленың муниципаль этабы гала-концерты узды.Тамаша  җылы котлаулар, дулкынландыргыч шигырьләр, күңелле җырлар, дәртле  биюләр белән үрелеп барды.

Тэги: Мәгариф идарәсе

30
апрель, 2021 ел
җомга

2021 елның 24-30нчы апрель көннәрендә Курск дәүләт университеты базасында физик тәрбия фәне буенча Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының йомгаклау этабы узды. Безнең районнан  олимпиадада “Сәләтле балалар интернат-мәктәб”е укучылары  (җитәкчеләре Вафин Л.Р.) катнашып, югары җиңүләргә ирештеләр.

Тэги: Мәгариф идарәсе

Агымдагы елның 29нчы апрелендә  Психологик ярдәм күрсәтү үзәгендә педагог-психологларның республикакүләм семинары узды. Әлеге семинарда Лаеш,Тукай, Актаныш, Балтач, Кукмара, Апас, Кайбыч, Бөгелмә, Югары Ослан һәм безнең районыбвз педагог-психолог, укытучы-логопед, социаль педагоглары катнашты.

Тэги: Мәгариф идарәсе

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International