Ел саен 1 нче апрельдә дөньяның күп кенә илләрендә— Халыкара кошлар көне билгеләп үтелә.
Сабабаш «Кояшкай» балалар бакчасында "Янгын куркынычсызлыгы" атнасы үтте. Тәрбиячеләр балаларга янгынның ни дәрәҗәдә куркыныч булуы турында сөйләделәр, слайдлар карадылар. Янгын булган очракта үз-үзеңне ничек дөрес тотырга кирәклеге турында фикер алыштылар.
Мәктәп укучыларының язгы каникулын файдалы итеп үткәрү максатыннан төрле чаралар оештырыла. Шәмәрдән лицее базасында флорбол ярышы үтте. Укучылар ярышка ныклы хәзерлек белән килгәннәр, һәр уен мавыктыргыч узды.
Буа шәһәрендә узган авиамодельләштерү буенча республикакүләм ярышларда Шәмәрдән лицее һәм Тимершык урта мәктәбе укучылары катнашып, яхшы нәтиҗәләр белән кайттылар. Ярышлар ике категориядә ике мәйданчыкта узды. Беренче мәйданчыктагы ярышларда Тимершык урта мәктәбе укучысы Кәримов Сәләхетдин 3нче урынга лаек булды. Җитәкчесе – И.К.Шәйморзин.
2021 нчы елның 29 нчы март көнне Балалар Иҗат үзәгенең еллык эш планы нигезендә Сәләтле балалар мәктәп-интернаты базасында “Я-мастер” районкүләм техник осталык конкурсы булып узды.
26 нчы март көнне, Саба спорткомплексында мәгариф хезмәткәрләре арасында И.Г.Гараев истәлегенә багышланган волейбол ярышының финалы узды.
25нче март көнне туган тел язмышы өчен күп көч куйган якташыбызның бай мирасын өйрәнү һәм саклау максатыннан Әбрар Кәримуллин исемендәге VI республикакүләм фәнни-гамәли конференция үткәрелде.
25нче март көнне Россиякүләм акция кысаларында Саба гимназиясе базасында әти-әниләр өчен рус теле фәненнән бердәм дәүләт имтиханы үткәрелде. Акциянең максаты - әти-әниләр һәм киң җәмәгатьчелекне бердәм дәүләт имтиханы уздыру шартлары һәм таләпләре белән якыннан таныштыру.
25 март көнне Гимназия БДИ базасында әти-әниләр өчен “Әти-әниләр бердәм БДИ тапшыру көне” бөтенроссия акциясе узачак. Акциядә районның барлык мәктәпләреннән дә диярлек булачак чыгарылыш укучыларының ата-аналары катнаша.
Балалар иҗат үзәге базасында Арча, Әтнә, Питрәч, Балтач, Кукмара, Теләче, Биектау, Саба районнарының балалар хәрәкәте буенча җаваплы кураторларның зона киңәшмәсе булып узды.