ЯҢАЛЫКЛАР


22
март, 2021 ел
дүшәмбе

Шәмәрдән авылында «Нәүрүз» бәйрәме узды. Ул җирнең, табигатьнең уянуын, яз килүен һәм көнчыгыш календаре буенча яңа ел җитүен символлаштыра. Татарстан Республикасы Саба муниципаль районының Шәмәрдән лицее укытучылары һәм укучылары бу бәйрәмгә бик яхшы әзерләнделәр.

Тэги: Мәгариф идарәсе

19
март, 2021 ел
җомга

Район мәктәпләрендә 22 мартта язгы каникул башлана. Ул 29нчы мартка кадәр дәвам итәчәк.

Тэги: Мәгариф идарәсе

Татар теленең байлыгын, җыр-моңын саклап калу, татар басмаларын үстерү максатыннан, 6 нчы март көнне, туган телебезгә багышланган,  бай һәм эчтәлекле  “Бер күрешү үзе бер гомер” дип исемләнгән очрашу узды. “Гаилә һәм мәктәп” журналының баш мөхәррире Хабибрахманова Галия Илдар кызы мәктәбебезгә очрашуга килде.  Галия Илдар кызы җаваплы эшенең үзенчәлекләре, татар басмаларының әһәмияте, ничек итеп журналист һөнәрен сайлавы турында сөйләде, укучыларның сорауларына җавап бирде. Очрашу  укучыларның  матур җырлары, күңелле биюләре, туган телебезгә багышланган шигырьләре белән үрелеп барды. Очрашудан күңелле тәэсирләр белән, рухи азык алып, киләчәктә дә очрашулар  насыйп булсын дип таралыштык.

2021 ел – Туган телләр  һәм  халыклар бердәмлеге  елы  уңаеннан мәктәбебездә милли почмак булдырылды.  Элеккеге татар өе мохите, гореф- гадәтләре , тарихи мизгелләр белән якыннанрак танышу максатыннан   укучылар  милли почмакка  экскурсия  керәләр.

Тэги: Мәгариф идарәсе

18
март, 2021 ел
пәнҗешәмбе

2021 елның 10-20 мартында 4 зонада гаилә командалары арасында «Хезмәткә һәм оборонога әзер” фестиваленең зона туры узды.

Тэги: Мәгариф идарәсе

17
март, 2021 ел
чәршәмбе

Түбән Кама шәһәрендә “Импульс-2021” республикакүләм авиамодельләштерү ярышларында район командасы өчен Икшермә кадет мәктәп-интернаты, Шәмәрдән лицее, Тимершык мәктәбе укучылары көч сынашты.

Тэги: Мәгариф идарәсе

16
март, 2021 ел
сишәмбе

Балалар Иҗат үзәге  районның мәгариф учреждениеләре белән кулга кул тотынып эшләүче иҗади гаиләләрне үзендә җыйды. “Без бергә” бәйгесенең “Иҗади гаилә” номинациясында катнашучы 9 гаилә чыгыш ясады бу көнне.

Тэги: Мәгариф идарәсе

15
март, 2021 ел
дүшәмбе

Саба районы мәктәпләренең “Хореография” түгәрәгендә шөгыльләнүче укучылар “Без бергә” балалар халык иҗаты фестивале конкурсында үзара көч сынаштылар.

Тэги: Мәгариф идарәсе

12
март, 2021 ел
җомга

11 нче март көнне Балалар Иҗат үзәгендә районкүләм яшь уйлап табучылар конкурсының финал этабы булып үтте. Әлеге конкурсның беренче этабында 30 эш арасыннан 16сы финалга үткәрелгән иде. Жюри әгъзалары алдында чыгыш ясап,  укучылар төрле номинациядә һәм категориядә бүләкләнде.

 

Тэги: Мәгариф идарәсе

11
март, 2021 ел
пәнҗешәмбе

10 март көнне районыбызның сәләтле, моң-җырга гашыйк укучылары кабат Балалар иҗат үзәгенә җыелды.

Тэги: Мәгариф идарәсе

10
март, 2021 ел
чәршәмбе

Бүген конкурс «Остаз» номинациясе буенча узды. Конкурста катнашучылар үзләренең талантларын һәм осталыкларын күрсәттеләр .

Тэги: Мәгариф идарәсе

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International