ЯҢАЛЫКЛАР


9
март, 2021 ел
сишәмбе

Килдебәк мәктәбе һәм Тимершык мәктәбе базасында мәктәп  укучылары арасында волейбол ярышы булып үтте. Командалар үзара көч сынаштылар. Нәтиҗәләр түбәндәгечә билгеләнде:
Кызлар арасында беренче урынны  Шәмәрдән лицее, икенче урынны Симет урта мәктәбе, өченче урынны Сатыш  урта мәктәбе алды.

Тэги: Мәгариф идарәсе

5
март, 2021 ел
җомга

Милли “Без бергә” балалар халык иҗаты фестивалеүз эшен дәвам итә. 5 март көнне укучылар “Фольклор-Театр” номинациясендә үзара көч сынаштылар.

Тэги: Мәгариф идарәсе

Милли “Без бергә” балалар халык иҗаты фестиваль-конкурсыүз эшен дәвам итә. 4 март көнне укучылар “Нәфис сүз”, номинациясендә үзара көч сынаштылар.

Тэги: Мәгариф идарәсе

4
март, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Балалар Иҗат үзәгенең еллык эш планы нигезендә мәктәп КВН Лигасының ярымфинал уеннары узды. Уенда район мәктәпләренең 12 командасы үзара көч сынашты. Һәр команда залны юмор, энергия һәм тапкырлык белән яулап алырга омтылды. Командаларның һәр чыгышы билгеле бер ритмда һәм стильдә булуы аерылып торды, шуңа күрә барлык командалар да бер-берсенә охшамаган иде.

Тэги: Мәгариф идарәсе

Балалар иҗат үзәгендә «Без бергә» милли балалар халык иҗаты фестиваль-конкурсының муниципаль этабы башланып китте.  

Тэги: Мәгариф идарәсе

3
март, 2021 ел
чәршәмбе

Балалар иҗат үзәге базасында   КВН 2021 мәктәп Лигасы ярымфинал уеннарының икенче көне узды. Уенда Тимершык урта мәктәбе, Саба гимназиясе, Сәләтле балалар мәктәп-интернаты һәм Юлбат төп мәктәбе командалары үзара көч сынашты.

Тэги: Мәгариф идарәсе

2
март, 2021 ел
сишәмбе

Балалар иҗат үзәгенең “Вокал студиясе” берләшмәсендә шөгыльләнүче укучылар иҗади бәйгеләрдә теләп һәм актив катнашалар. Гыйнвар аенда булып узган «Сanzoniere» Халыкара вокаль-хор ассамблеясендә дә уңышлары бар укучыларның:

Тэги: Мәгариф идарәсе

1
март, 2021 ел
дүшәмбе

27  февраль көнне Килдебәк мәктәбе базасында  укучылар арасында 3*3 баскетбол ярышы булып узды. Әлеге ярышта үз зоналарында беренче, икенче урынны алган егетләр һәм кызлар командалары үзара көч сынашты. Уеннар бик мавыктыргыч булды, командалар ныклы хәзерлек белән килүләрен күрсәттеләр. 

Тэги: Мәгариф идарәсе

26
февраль, 2021 ел
җомга

Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Мичән төп гомумбелем бирү мәктәбендә  “Гражданлык – патриотик тәрбия”айлыгы кысаларында 5-9 нчы сыйныф укучылары арасында турникта тартылу һәм гәүдәне күтәрү буенча ярыш уздырылды.

Тэги: Мәгариф идарәсе

25
февраль, 2021 ел
пәнҗешәмбе

25 февраль көнне Лесхоз урта мәктәбе  базасында  Балалар Иҗат үзәге тарафыннан оештырылган,  КВН 2021 мәктәп Лигасының ярымфинал уеннарының беренче көне узды. Уенда Лесхоз урта мәктәбе, Завод Нырты урта мәктәбе, Олы Кибәче урта мәктәбе һәм Сабабаш төп мәктәбе командалары узара көч сынашты.

Тэги: Мәгариф идарәсе

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International