ЯҢАЛЫКЛАР


23
декабрь, 2020 ел
чәршәмбе

Безнең мәктәптә  кошларга  җимлекләр ясау буенча «Җимлек» дип исемләнгән экологик акция узды. Акциянең максаты-укучыларда әйләнә-тирәлеккә һәм табигатькә сакчыл караш тәрбияләү.

Тэги: Мәгариф идарәсе

22
декабрь, 2020 ел
сишәмбе

Бик тиздән Яңа ел бәйрәме килеп җитә. Декабрь бураннары, кышкы салкыннарда җемелдәгән йолдызлар алып килгән бәйрәм белән котлыйбыз! Бәйрәмегез мөбәрәк, ризык тулы өстәлегез түгәрәк булсын. Эшләрегез уң булсын, чәчәк атсын, күңелегездәге мәрхәмәтлелек нуры җаныгызны тагын да ягымлы, матур итсен. Бусаларыгыздан караңгылык, салкынлык, хәвеф – хәтәр атлап кермәсен, бәла – каза йөрмәсен. Яңа еллар белән Сезне!

Тэги: Мәгариф идарәсе

21
декабрь, 2020 ел
дүшәмбе

Саба һәм Корсабаш сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар өчен мәктәп-интернатлары базасында “Ел укытучысы-2020” район конкурсы кысаларында “Иң яхшы укытучы-дефектолог” номинациясенең II этабы үтте.

Тэги: Мәгариф идарәсе

18
декабрь, 2020 ел
җомга

18 декабрь көнне, Саба гимназиясе базасында ЭкоКыш бабай район укучылары арасында үткәрелгән "Чүп-чарны аерым җыю" видеороликлар конкурсы призерларына һәм катнашучыларына бүләкләр һәм күчтәнәчләр тапшырды.

Тэги: Мәгариф идарәсе

17
декабрь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Мәгариф идарәсенең еллык планы үтәлеше нигезендә, 17 декабрь көнне,  Килдебәк урта мәктәбендә сыйныф җитәкчеләренең район методик берләшмә утырышы үтте. Утырыш “Сыйныф җитәкчесенең осталыгын арттыру аша тәрбия формаларын һәм методларын камилләштерү” темасы астында узды.

Тэги: Мәгариф идарәсе

Саба гимназиясе базасында районның өстәмә белем бирү педагоглары көч сынашты. Алар тарафыннан өстәмә белем бирүнең төрле юнәлешләре буенча мастер – класслар тәкъдим ителде.

Тэги: Мәгариф идарәсе

16
декабрь, 2020 ел
чәршәмбе

15 нче декабрь көнне Саба гимназиясе базасында «Ел укытучысы» республика конкурсының “Иң яхшы педагог – оештыручы” номинациясенең 2 этабы  узды.

Тэги: Мәгариф идарәсе

15
декабрь, 2020 ел
сишәмбе

14 декабрь көнне Психологик үзәк базасында "Иң яхшы укытучы-логопед", "Иң яхшы педагог-психолог" номинацияләрендә балаларны тәрбияләү һәм өстәмә белем бирү өлкәсендә эшләүче хезмәткәрләрнең һөнәри осталык район конкурсының II этабы узды.

Тэги: Мәгариф идарәсе

14 нче декабрь көнне Балалар Иҗат үзәгендә шөгыльләнүче музыка яратучы укучылар  өчен  “Көйне таны” исеме астында музыкаль  уен үткәрелде. Уенда 4 команда көч сынашты, алар музыка өлкәсендә үзләренең көчләрен сынап карадылар. Уен күңелле  һәм мавыктыргыч барды.

Тэги: Мәгариф идарәсе

Уку елының беренче яртыеллыгында  республика күләмендә "Виртуаль дөнья минем телефонда" конкурсы булып узды. Конкурс өч яшь категориясендә өч этапта узды. Бәйгенең нәтиҗәләре дә билгеле:

1 нче урын - Мухаметгалиев Азат, Олы Шыңар мәктәбе

Тэги: Мәгариф идарәсе

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International