Бүген Балалар Иҗат үзәгенең «Вокал студиясе» берләшмәсе укучылары белән өстәмә белем бирү педагогы Аубакиров Ф.Г. «XXI гасыр музыкасы» дигән темага ачык дәрес үткәрде.
Балалар техник иҗатын үстерү максатыннан 15 октябрьдән 16 ноябрьгә кадәр 1-9 нчы сыйныф укучылары өчен “Технофест-2020" республикакүләм фәнни-техник иҗат конкурсы булып узды. Конкурс дистанцион форматта үткәрелде.
Традиция буенча һәр елны ноябрь аенда безнең балалар бакчасында көз бәйрәме үткәрелә. Бу бәйрәмнең максаты: балаларның көз турындагы белемнәрен ныгыту, көз билгеләрен, табигатьтәге үзгәрешләрне күрә белү.
Ноябрь аенда Россия Халыклар бердәмлеге көне билгеләп үтелә. Бу көн Россиянең дәүләт бәйрәмнәре арасында аерым урын алып тора. Безнең Ватан - күпмилләтле ил, анда рус, татар, башкорт, мари, мордва, бурят һәм башка милләт кешеләре яши. Без Россиянең бердәм булганда гына көчле булуын онытмаска тиеш. Халыклар бердәмлегендә - безнең көч һәм куәт.
Югары Симет “Ромашка” балалар бакчасында “Имин йөрик юлларда” тематик атналыгы бара. Шул унайдан бакчада “Светофор иленә сәяхәт” дип аталган чара үтте.
2020 елның 6-8 ноябрь көннәрендә Әлмәт шәһәрендә республикакүләм автомодельләштерү ярышлары булып узды.
Балалар Иҗат үзәгенең еллык эш планы нигезендә, Фәхретдинов Рифкат Ринат улы белән берлектә, ЦМИТ “Сказочный” базасында пресс-формерда эшләү буенча мастер – класслар булып тора.
5 нче ноябрь көнне Балалар иҗат үзәгенең актлар залында берләшмә укучылары өчен мастер-класс үткәрелде. Аны өстәмә белем бирү педагогы Касыймова Эльмира Кеняшевна үткәрде.
«SabaBalahoner» муниципаль программасы үз эшен каникул вакытында да дәвам итте. Балалар иҗат үзәгендә паспортлар һәм Ак Барс банкта барслар алганнан соң, Саба гимназиясенең 5 сыйныф укучылары бу көннәрдә күп кенә станцияләрдә булып, иминият агенты, энергетика буенча инспектор, финанс инспекторы һәм ветеринар һөнәренең серләрен үзләштерергә өлгерделәр.
Бүген, 3 ноябрь көнне Балалар Иҗат үзәгенең “Мин - волонтер” һәм ”Хореография” түгәрәкләрендә шөгыльләнүче укучылар Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан “Без бергә!” флешмоб акциясен үткәрделәр.