ЯҢАЛЫКЛАР


23
сентябрь, 2020 ел
чәршәмбе

23 сентябрь көнне Тимершык урта мәктәбендә юл травматизмын кисәтүгә юнәлдерелгән төрле чаралар үткәрелде.

Тэги: Мәгариф идарәсе

22
сентябрь, 2020 ел
сишәмбе

21 сентябрь-Бөтендөнья тынычлык көне. Шундый истәлекле көнне Шәмәрдәндә мөһим вакыйга булды. Шәмәрдән лицееның «Җиңү волонтерлары» һәм «Юнармия» отрядлары активистлары, шулай ук Шәмәрдән мәдәният йорты белгечләре “Тынычлык күгәрчене” акциясен уздырдылар.

Тэги: Мәгариф идарәсе

21
сентябрь, 2020 ел
дүшәмбе

18 нче сентябрь көнне,  мәктәп күләмендә, 2-11 сыйныфлар арасында, көзге кросс булып узды. Кроссның макаты: сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, яхшы йөгерешчеләрне сайлау, спортка мәхәббәт уяту. Кросс үз эченә башлангыч сыйныф укучылары өчен 200 м, уртанчы сыйныф укучылары өчен – 400 м һәм югары сыйныфлар өчен - 1000 м дистанцияне ала.

Тэги: Мәгариф идарәсе

19
сентябрь, 2020 ел
шимбә

Мәгариф идарәсенең еллык эш планы нигезендә 18нче сентябрь көнне Эзмә урта мәктәбендә яңа тәрбия эше буенча җитәкче урынбасарлары өчен методик берләшмә утырышы үтте.

Тэги: Мәгариф идарәсе

17
сентябрь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

    Куркынычсызлык айлыгы кысаларында ТИН педагог – оештыручысы Гатиятов Р.Р. 1 нче сыйныф укучылары белән “Юл йөрү кагыйдәләре илендә” дип исемләнгән сыйныфтан тыш чара уздырды. Чараның максаты: балаларда үз – үзләренә һәм юлда йөрүчеләргә хөрмәт уяту; юлларда игътибарлы булу;  үзеңнең тормышыңны, сәламәтлегеңне саклау. Чара уен – сәяхәт формасында үтте.

Тэги: Мәгариф идарәсе

16
сентябрь, 2020 ел
чәршәмбе

15 нче сентябрь “Татарстан варислар берлегенең” туган көне. Килдебәк урта мәктәбендә бу уңайдан тантаналы шартларда  2 сыйныф укучыларын “Эзтабарлар” , ә 5 сыйныф укучыларын “Варислар" сафына кабул иттеләр.

Тэги: Мәгариф идарәсе

15
сентябрь, 2020 ел
сишәмбе

2020 елның 15 сентябренда «Saba Вalahoner» муниципаль программасын тормышка ашыру кысаларында 2 нче номерлы «Әллүки» балалар бакчасына йөрүчеләр банкир, телевидение журналисты, ветеринария һәм эколог кебек төрле һөнәрләр  үзләштерә башладылар.

Тэги: Мәгариф идарәсе

14
сентябрь, 2020 ел
дүшәмбе

13 нче сентябрь көнне Казан шәһәренең Җиңү паркы акваториясендә ачык судомодельләштерү беренчелеге булып узды. Әлеге ярышлар судомодельләтерү ярышлары сезонының ябылышы булып үткәрелде.

Тэги: Мәгариф идарәсе

11
сентябрь, 2020 ел
җомга

2020 нче елның 11 сентябрендә Бөтенроссия аеклык көне кысаларында Балалар иҗат үзәгенең «Мин Волонтер» берләшмәсе активистлары Байлар Сабасы бистәсенең үзәк мәйданында «Мин аек тормышны сайлыйм!» акциясе үткәрделәр.

Тэги: Мәгариф идарәсе

Бүген МБГБУ “Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта гомумбелем бирү мәктәбе”ндә, Бөтенроссия аеклык көне уңаеннан, 1-2 сыйныфлар арасында “Күңелле стартлар” уены үткәрелде.

Тэги: Мәгариф идарәсе

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International