Мәгариф идарәсенең еллык планы үтәлеше нигезендә, 17 декабрь көнне, Килдебәк урта мәктәбендә сыйныф җитәкчеләренең район методик берләшмә утырышы үтте. Утырыш “Сыйныф җитәкчесенең осталыгын арттыру аша тәрбия формаларын һәм методларын камилләштерү” темасы астында узды.
Саба гимназиясе базасында районның өстәмә белем бирү педагоглары көч сынашты. Алар тарафыннан өстәмә белем бирүнең төрле юнәлешләре буенча мастер – класслар тәкъдим ителде.
15 нче декабрь көнне Саба гимназиясе базасында «Ел укытучысы» республика конкурсының “Иң яхшы педагог – оештыручы” номинациясенең 2 этабы узды.
14 декабрь көнне Психологик үзәк базасында "Иң яхшы укытучы-логопед", "Иң яхшы педагог-психолог" номинацияләрендә балаларны тәрбияләү һәм өстәмә белем бирү өлкәсендә эшләүче хезмәткәрләрнең һөнәри осталык район конкурсының II этабы узды.
14 нче декабрь көнне Балалар Иҗат үзәгендә шөгыльләнүче музыка яратучы укучылар өчен “Көйне таны” исеме астында музыкаль уен үткәрелде. Уенда 4 команда көч сынашты, алар музыка өлкәсендә үзләренең көчләрен сынап карадылар. Уен күңелле һәм мавыктыргыч барды.
Уку елының беренче яртыеллыгында республика күләмендә "Виртуаль дөнья минем телефонда" конкурсы булып узды. Конкурс өч яшь категориясендә өч этапта узды. Бәйгенең нәтиҗәләре дә билгеле:
1 нче урын - Мухаметгалиев Азат, Олы Шыңар мәктәбе
2020 елның 14 декабрендә Ә.А.Ахунҗанов исемендәге Олы Шыңар урта мәктәбендә мәшһүр татар композиторы, татар профессиональ музыкасына нигез салучы Салих Сәйдәшевнең тууына 120 ел тулуга багышланган класстан тыш чара үткәрелде.
11нче декабрь көнне Сәләтле балалар мәктәп-интернатында урнашкан психологик үзәк базасында тәрбия эше буенча директор урынбасарлары һәм сыйныф җитәкчеләре арасында балаларга тәрбия һәм өстәмә белем бирү өлкәсендә өлкәсендә эшләүчеләр өчен һөнәри бәйгенең II этабы үтте.
Яңа ел алдыннан Балалар иҗат үзәгенең «Компьютер һәм мин» берләшмәсендә компьютерда яңа ел уенчыкларын һәм компьютер сыйныфының Яңа ел декорын ясау буенча «Иң яхшы яңа ел бизәге» дигән чара булды. Чара педагог Г.Р. Гәйнетдинова җитәкчелегендә узды.
Сабаның 6 нчы номерлы «Балачак" балалар бакчасында «Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның сөйләм телен үстерүдә белем бирү мөхите» темасына район семинары узды. Семинарда Саба районының 13 мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе педагоглары катнашты.
Чараны Сабаның 6 нчы номерлы «Балачак» балалар бакчасы мөдире Халитова Флюзия Рафаил кызы ачып җибәрде.