ЯҢАЛЫКЛАР


5
март, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Республика күләмендәге “Без бергә” балалар халык иҗаты фестиваль-конкурсы үз эшен дәвам итә. 4 март көнне укучылар “Нәфис сүз” номинациясендә үзара көч сынаштылар.

Тэги: Мәгариф идарәсе

4
март, 2020 ел
чәршәмбе

3 мартта Балалар иҗат үзәгендә «Без бергә» Республика халык иҗаты балалар сәнгать фестиваленең “Халык җыры”, “Халык ансамбле”, “Инструменталь ансамбль” номинациялары буенча муниципаль этабы узды.

Тэги: Мәгариф идарәсе

3
март, 2020 ел
сишәмбе

Олы Арташ “Карлыгач” балалар бакчасында Казан шәһәре юл хәрәкәте иминлегенең Саба муниципаль районы буенча бүлекчәсе  җитәкчесе Ягафарова Г.Н. катнашында “Юл иминлеге” дип аталган чара үткәрелде.

Тэги: Мәгариф идарәсе

2
март, 2020 ел
дүшәмбе

28 февраль көнне  Балалар иҗаты үзәге  базасында "Иң яхшы мәктәп Думасы" район конкурсының  интеллектуаль этабы - “Брейн ринг”  булып узды.  Ярышларда 6 укучыдан торган 21 команда  үзара көч сынашты. Сорауларга дөрес җавап бирү укучыларның белем дәрәҗәләренең югары булуын гына түгел, логик фикерләү сәләтләренең дә югары булуын таләп итте.

Тэги: Мәгариф идарәсе

28
февраль, 2020 ел
җомга

Юлбат мәктәбенең тәрбия эшчәнлегендә төп максатларның берсе-укучыларда гражданлык-патриотик сыйфатлар тәрбияләү. Әлеге максатны тормышка ашыру өчен даими рәвештә гражданлык һәм хәрби-патриотик юнәлеш алып баручы чаралар оештырыла.

Укучыларга 25 февральгә кадәр армия хезмәтен үткән туганнарның көнкүреш һәм ял әйберләрен җыярга кирәк иде. Акциядә 3-6 сыйныф укучылары катнашты.  Һәр сыйныф акция барышында үз «армия чемоданы»н җыйды.

Тэги: Мәгариф идарәсе

27
февраль, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Саба районы Сабабаш төп мәктәбендә ТАССРның 100елыгы, районыбызга 90ел тулу уңаеннан класс сәгатьләре ,сборлар үтте.

Тэги: Мәгариф идарәсе ТАССРга 100 ел #SABA 90

26
февраль, 2020 ел
чәршәмбе

Укучыларга хәрби-патриотик тәрбия бирүнең дәрәҗәсен күтәрү, ветераннарга, инвалидларга, сугыш толларына шефлык ярдәме күрсәтүне көчәйтү максатында,  Шекше төп мәктәбендә чаралар планы төзелде.        

Тэги: Мәгариф идарәсе

25
февраль, 2020 ел
сишәмбе

Саба районының мәдәният йортында район Советының хисап утырышы булып узды. Утырыш кысаларында район Балалар иҗат үзәге һәм Мәгариф учреждениеләре укучыларының эшләреннән торган күргәзмә оештырылды.

Тэги: Мәгариф идарәсе

21
февраль, 2020 ел
җомга

21 февраль көнне, мәктәп белемен модернизацияләүнең календарь планын тормышка ашыру кысаларында, Саба гимназиясе базасында Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмалары укучылары өчен «Мәдәният калейдоскобы: Чит телләр буенча чит ил студентларының мастер-класслары» исемендә I Республикакүләм Туган тел фестивале үткәрелде.

Тэги: Мәгариф идарәсе

20
февраль, 2020 ел
пәнҗешәмбе

19 февраль көнне, Лаеш районында «Иң яхшы әйдаман - 2020 " республика конкурсының финалы булып узды. Бәйгедә республикабызның 42 муниципаль районыннан 51 отряд әйдаманы үз осталыкларын күрсәтте.

Тэги: Мәгариф идарәсе

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International