Саба районы Шәмәрдән лицееның башлангыч сыйныфларында "Салават күпере атналыгы" башланды.
23 гыйнвар көнне Тимершык урта мәктәбенең педагог-оештыручысы Гыйниятуллина И.И. Татарстан АССР оешуга 100 ел тулуны бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны үткәрү чаралары кысаларында, «ТАССРның 100 еллыгы» дип исемләнгән мәгълүмат сәгате үткәрде.
22 гыйнвар көнне, Балалар иҗат үзәге базасында "Иң шәп әйдаман-2020” республика конкурсының муниципаль этабы булып узды. Уку елы дәвамында отряд әйдаманнары үзләренең шефлык отрядларында уза торган барлык чараларны оештыручыларның ярдәмчеләре генә түгел, ә күп кенә чараларны мөстәкыйль рәвештә оештырып үткәрүчеләр дә булдылар.
МБГБУ “Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта гомуми белем бирү мәктәбе”ндә үзенең 21 ел гомерен район мәгариф идарәсен җитәкләүгә багышлаган шәхес- Шамил Зиннур улы Зиннуровны искә алу ункөнлеге үткәрелде. Әлеге декада һәр сыйныфта Ш.З.Зиннуровка багышланган тәрбия сәгатьләре үткәрү белән башланып китте.
19 нчы гыйнвар көнне Әлмәт шәһәрендә ачык автомодельләштерү ярышларының 4 этабы булып үтте.
17 нче гыйнвар көнне “Робототехника” юнәлешендә эшләүче педагоглар һәм укучылар Казан шәһәрендә үтүче «РобоСфера» интерактив робот күргәзмәсендә булып кайттылар.
Урман - гаҗәеп бер серле дөнья! Андагы энергия, саф һава, тынычлык, кошлар сайравы, яфракларның лепердәшүе үзе генә ни тора?! Җәйге урман белән күпләребез таныш, чөнки ял иткән чорда җиләккә, гөмбәгә еш йөрибез. Ә менә кышкы урман турында мәгълүматларыбыз азрак.
Саба гимназиясе укучылары, районда нинди генә чара булмасын, гел активлык күрсәтә. Күңел ачу чарасымы ул, изгелек эшләүме – без гел алгы сызыкта. Күптән түгел гимназиябезнең 6 А сыйныфы укучылары үзләре белеп, үз теләкләре белән әфганчылар һәйкәлен кардан чистартты.
Бердәм дәүләт имтиханнарында катнашучыларга 2020 елның 1 февраленә кадәр фәннәрне сайлап бетерергә һәм катнашу өчен гариза бирергә кирәк. Катнашучылар йомгаклау аттестациясен 14 предметтан тапшыра алалар: чыгарылыш сыйныф укучылары өчен рус теле белән математика мәҗбүри, калган предметларны укучы мөстәкыйль сайлый ала. Предметлар саны чикләнмәгән.
Укучылар арасында отряд әйдаманнарының эшчәнлеген активлаштыру һәм аларның лидер буларак үз мөмкинлекләрен тормышка ашыру өчен шартлар тудыру максатыннан, Лесхоз урта гомуми белем бирү мәктәбе кысаларында «Иң шәп әйдаман” бәйгесенең мәктәп туры этабы булып узды. Әлеге бәйгенең җиңүчесе - 8 сыйныф укучысы Коваль Динә.