ЯҢАЛЫКЛАР


20
декабрь, 2019 ел
җомга

Шәмәрдән 1  “Әкият” балалар бакчасында “Мәрхәмәтле булыйк” девизы астында акция үтте. Зурлар төркеменә йөрүче балалар инвалид бала тәрбияләүче гаиләдә кунакта булдылар.  Даша аларны бик шатланып, ачык йөз белән каршы алды.

Тэги: Мәгариф идарәсе

19
декабрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Казан шәһәрендә “Бозда һәм суда сак булам” рәсемнәр һәм видеороликлар республика конкурсының җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булды. Оештыручылар конкурста катнашучы барлык балаларга зур бәйрәм ясадылар.

Тэги: Мәгариф идарәсе

18
декабрь, 2019 ел
чәршәмбе

Юлбат "Ромашка" балалар бакчасында "Кыш" дип исемләнгән тематик атна узды.

Тэги: Мәгариф идарәсе

17
декабрь, 2019 ел
сишәмбе

Саба районы  Байлар Сабасы ш.т.б.нең 6 нчы номерлы “Балачак” балалар бакчасында «Мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында Федераль дәүләт белем бирү стандартлары таләпләре нигезендә белем бирү процессын оештыру» темасына республика семинары узды.

Тэги: Мәгариф идарәсе

16
декабрь, 2019 ел
дүшәмбе

    13нче декабрь көнне, Саба гимназиясе базасында, әти-әниләр комитеты өчен, Республика күләмендәге “Тату сыйныф серләре” конкурсының зона этабы үтте. Конкурс нигезләмәсе буенча Саба, Теләче, Балтач, Әтнә, Арча, Кукмара районнары әти-әниләре жюри игътибарына визит карточкасы, проект эше, күргәзмә тәкъдим иттеләр.

Тэги: Мәгариф идарәсе

13
декабрь, 2019 ел
җомга

Балалар бакчаларында “Яңа ел” бәйрәменә әзерлек башланды. Бу уңайдан без- Иләбәр “Умырзая” балалар бакчасы, ел саен конкурс игълан итәбез. Быелгы конкурс “Иң матур чыршы” дип атала.

Тэги: Мәгариф идарәсе

12
декабрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Миңгәр “Сәйлән” балалар бакчасында “Йорт хайваннары һәм кошлары” темасына дәрес үткәрелде.

Максат:

1. Балаларның йорт хайваннарының яшәү рәвеше турында белемнәрен системалаштыру, аларны аерып күрсәтә белү күнекмәләрен үстерү.

2. Балаларның күзәтүчәнлеген, кызыксынучанлыгын арттыру, бәйләнешле сөйләм телендә активлаштыру, йорт хайваннары һәм кошларына карата ярату хисләре тәрбияләү.

Тэги: Мәгариф идарәсе

11
декабрь, 2019 ел
чәршәмбе

Шушы көннәрдә районыбыз укучылары «СОК - Стань Одной Командой" укучылар үзидарә органнарының республика конкурсының финалында катнашып кайттылар. Әлеге конкурсның сайлап алу  этабында бөтен республикадан 210 команда катнашты.

Тэги: Мәгариф идарәсе

10
декабрь, 2019 ел
сишәмбе

"Казань Экспо" халыкара күргәзмә үзәгендә 19 нчы Халыкара "Машиностроение. Металлообработка. Сварка. Казань" күргәзмәсе оештырылды. Әлеге күргәзмә ачылышында республикабыз президенты Р.Н.Минниханов  та катнашты.

Тэги: Мәгариф идарәсе

9
декабрь, 2019 ел
дүшәмбе

2-7 нче декабрь көннәрендә Казан шәһәрендә WorldSkillsJuniors региональ чемпионатының "ЧПУ станогында фрезер эшләре" компетенциясе буенча ярышлары булып узды. Әлеге ярышларда Саба муниципаль районы данын Икшермә кадет мәктәп-интернаты укучысы Низамов Рамазан яклады. 

Тэги: Мәгариф идарәсе

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International