26 август көнне Сабаның "Шоколад" балалар бакчасында тәрбияләнүче кызлар якташыбыз ТР халык артисты Айгөл Барееваның Галиәсгар Камал исемендәге театрда узган юбилей кичәсендә катнаштылар.
21 августта «Гимназия» базасында Саба муниципаль районы мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе кысаларында география укытучыларының секция утырышы узды.
Саба урта мәктәбе базасында “Укучыларның шәхси уңышын тәэмин итүче тәрбия пространствосын булдыру” темасына район мәктәпләренең тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары һәм директор киңәшчеләре катнашында семинар үткәрелде.
Саба районы мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе кысаларында, 20 август көнне, Байлар Сабасы бистәсе гимназиясе базасында «Белем сыйфатын үстерүдә математика укытучылары алдында торган төп бурычларны хәл итү юллары» темасына математика укытучыларының секциясе эше үтте.
15нче август көнне Саба гимназиясе базасында Саба районы мәгариф хезмәткәрләренең август конференциясе кысаларында технология укытучыларының секция утырышы булып узды.
16нчы август көнне Саба гимназиясе базасында Саба районы мәгариф хезмәткәрләренең август конференциясе кысаларында татар теле һәм әдәбияты укытучыларының секция утырышы булып узды.
19нчы август көнне Саба муниципаль районы мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе кысаларында "2024-2025нче уку елында тарих һәм җәмгыять белемен укыту: тәҗрибә, инновацияләр, перспективалар” дигән темага тарих һәм җәмгыять белеме укытучыларының секция утырышы булып узды.
15 августта мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе кысаларында Саба районының мәктәпкәчә мәгариф учреждениеләре педагогларының «Заманча мәктәпкәчә белем: тәрбия, укыту һәм үсеш эчтәлеген яңарту» темасы буенча секция утырышы булып узды.
Эзмә урта мәктәбенең өйрәнү-тәҗрибә участогында яшелчә, җиләк-җимешләр үстерелә.
Олыяз " Чәчкә" балалар бакчасында 10 августта "Сабантуй - күңелле бәйрәм" дигән бәйрәм чарасы булып узды, анда барлык өлкәннәр һәм балалар катнашты.